Яңа стандартлар буенча белем бирәбез

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Яңа стандартлар буенча белем бирәбез
Башлангыч сыйныфларда гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары алган белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алырлык, актив, иҗади, уку эшчәнлеген оештыра, тикшерә алуга сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Бу юнәлештә иң кирәклесе — укытучы белән бергәләп эшләүдән дәрестә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль әйтеп бирү һәм аңа ирешү өчен тиешле гамәлләр башкару. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтү зур урын алып тора.
Укучы мәгълүматны эзләп табарга өйрәнергә, һәрнәрсәне күреп, эшләп карарга тиеш. Үз фикереңне әйтә белергә, аны дәлилләргә өйрәнү мөһим.
Гимназиядә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру 2010-2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелде. Хәзер инде 5 сыйныфыбыз яңа стандартлар буенча белем ала. Дәреслекләр кызыклы, мавыктыргыч итеп төзелгән. Логик фикерләүне үстерүгә биремнәр күп бирелгән. Укучылар теләп укыйлар. Федераль дәүләт стандартлары таләп иткәнчә үткәрелгән комплекслы йомгаклау эше нәтиҗәләре укучыларның программаны яхшы үзләштерүен күрсәтә.
Укучылар алты юнәлеш буенча төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга, яртысы хәрәкәтле чаралар булырга, формасы дәрес системасыннан аерылып торырга тиеш. Әти-әниләр белән берлектә баланың ихтыяҗы, теләге, сәләте исәпкә алына. Баланың сәләтен ачу, үстерүдә, уңышларга ирешүендә укытучыларның әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләве бик мөһим.
Гимназиядә баланың дәрестән тыш вакытын үткәрү өчен шартлар тудырылган. Өстәмә белем бирү педагоглары, озайтылган көн тәрбиячеләре, үз укытучылары танып-белү эшчәнлеге, спорт-сәламәтләндерү, сәнгать, җәмгыятькә файдалы хезмәт, проект эше, патриотик тәрбия юнәлешләре буенча төрле чаралар үткәрәләр. Укучылар хореография, “Күңелле ноталар”, “Оста куллар”, “Яшь информатик”, “Кызыклы математика, грамматика”, инглиз теле түгәрәкләренә бик теләп йөриләр.
Фәридә СӘГЫЙТҖАНОВА,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International