“Арча” спорт комплексында бадминтон буенча ярыш булды. Ул вакытсыз арабыздан киткән Илгиз Гайнуллин истәлегенә багышланды. Илгиз 53 яше тулганда Казанда бадминтон ярышы вакытында вафат булды.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Илгизне бар да бик яраткан булган икән. Ярышта катнашырга да бик күп кеше килде. Җанатарлар арасында хатыны Суфия ханым, кызы Зилә, Илгизнең бертуган, туганнан туган абыйлары, энеләре, кияүләре, аның белән бергә эшләгән авыл җирлекләре башлыклары бар иде.

– Әтиебез истәлегенә шундый ярыш оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебез белән чын күңелдән горурланабыз һәм аны хөрмәтләүләренә куанабыз. Бүген хисләребез кабат яңарды. Үткәннәр искә төште. Әти соңгы ярышына ашкынып чыгып китте. “Мин дә бармыйм, башка да. Кемдер катнашырга тиеш бит инде”, – диде. Бадминтон уенын бик ярата иде шул. Теннис, шахмат та уйнады, – диде кызы Зилә.

Күз яшьләренә буылып утырган Суфия ханымга сорау бирергә йөрәгем җитмәде. Шулай да ярышларны ачу тантанасында ул район җитәкчеләренә, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ә ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде, Илгиз Гайнуллин турында җылы итеп искә алды. Районыбыз мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды.

Моның кадәр кеше бадминтон белән кызыксына дип уйламый идем. Катнашучылар арасында 7 яшьтән алып 30 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар иде. Ярышлар көчле барды. Шарты буенча бер кеше ике тапкыр җиңелгән очракта төшеп кала. Ә җиңү иң осталарга елмая. Бу көнге ярышта үз яшьтәшләре арасында Яңа Кырлайдан Алинә Ганиева, Хәсәншәехтан Айзат Гафетдинов, Ислам Галиев, Ландыш Хаҗиева, бишенче гимназиядән Илфира Мәрдәнова, Укучылар сараеннан Ранис Сафиуллин, Илүзә Мәгъсумова, агросәнәгать көллиятеннән Ирек Мортазин, “Арча” спорт комплексыннан Лилия Хисмәтова, Урта Пошалымнан Айнур Сафин беренче урыннарны яуладылар.

 

Сәхифәне Гөлсинә Зәкиева әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International