Айгөл белән Рүзәл Казанда яшиләр. Айгөл Казан автотранспорт техникумында укыта, ә Рүзәл агропаркта махсус техникада эшли. Рүзәл Арча районының Гөберчәк авылыннан, Айгөл Яшел Үзән районыннан. Казанда бер-берсен табышканнар.
– Ничек очраштыгыз? – дип сорыйм.
– Клубта дискотекада, – диде Рүзәл. – Айгөл мине үзенең елмаюы белән җәлеп итте. Елдан артык йөрдек тә, тәкъдим ясадым.
– Ә Рүзәл озын буйлы булуы белән мине үзенә тартты. Элек-электән миңа озын буйлы егетләр ошый иде, – диде Айгөл.
– Ә нигә туй күлмәгеннән түгел? Гадәттә, кызлар беренче чиратта шунысына кызыга бит.
– Безнең никах туе булды инде. Казанда. Никах, туй күлмәгеннән дә булдым. Бүген рәсмиләштерергә уйладык. Һәм Рүзәлнең туган ягында, – дип аңлатты Айгөл.
Алар бу көнне озын ялларга туры китергән, ә чынлыкта 2020 елда беренче үк булдылар. Иң беренче язылышканнарга быел бүләк тә бар.
– ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика җитәкчелеге бик күп чаралар планлаштырды. Шуларның берсе – беренче язылышкан парлар өчен күкрәк билгеләре, – диде тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Айгөл белән Рүзәл Солтановларга әлеге күкрәк билгесен, район исеменнән гаилә өчен кирәкле әйберләр сатып алырга сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырып. – Сезне чын күңелдән тормышыгыздагы иң истәлекле вакыйга белән котлыйм, бәхетле гомер телим.
Яңа төзелгән гаиләне Айгөл һәм Рүзәлнең әти- әниләре дә котлады.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА