Алар өчен тагын бер яңалык бар. Арча үзәк китапханәсе район ветераннар оешмасы белән берлектә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Картлык – шатлык” дигән клуб ача. Алар бәйгедә катнашып, Россия Федерациясе Президенты грантын (419 мең сум) оттылар.
Лаеклы ялга чыккач кайберәүләр үзләрен кирәксез итеп санап бермәлгә югалып кала. Аларга кеше арасына чыгу, аралашу җитми башлый. Шуны күздә тотып, өлкән буын кешеләре турында дәүләтебез дә даими кайгыртып тора. “Демография” илкүләм проекты кысаларында өлкән буын проблемаларына игътибар аеруча артты. Әлеге клуб та өлкәннәребезнең актив ялын оештыруны күз алдында тота. Ни өчен китапханә? Чөнки нәкъ менә шушы буын кешеләре өчен китапханә рухи яктан үсү, барлык проблемаларны онытып, онытылып буш вакытны уздыру урыны булган. Ә клуб ул үзе дә җылы гаилә мохитен тудыручы бер үзәк.
“Картлык – шатлык” клубына килгәндә, ул өлкәннәребезгә нәрсә тәкъдим итәчәк. Әйдәгез, бу хакта үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшинадан сорыйк.
– Бу проектның максаты – ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләрне барлау, аларны компьютерда эшләргә өйрәтү, юридик белем бирү буенча, шулай ук күңел ачу чаралары оештыру, йөри алмаганнарның өйләренә китаплар илтеп бирү һәм башкалар. Буыннар чылбырын ныгытуга да зур урын бирүне планлаштырабыз. Яшь гаиләләр белән очрашып аралашу да кулай булачак, дип уйлыйбыз. Алардан бигрәк, яшь парлар өчен, – диде ул. – Бу чара өлкәннәребезгә үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирәчәк. Аларның тәҗрибәсе безнең өчен дә бик мөһим. Клубка йөрергә теләге булганнарга 3-21-78 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк.
Гөлсинә Зәкиева