Иң башта Яңа ел бәйрәмнәре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә башланды. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 4нче сыйныфларның Чыршы бәйрәмендә булдык. Быел тагын да күңеллерәк кебек тоелды ул безгә. Югарырак сыйныф укучылары төрле әкият геройлары булып киенгәннәр. Рәхәтләнеп балаларны уйнаттылар, көлдерделәр, шаярттылар... Аннан китте күмәк биюләр. Балалар берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәр, кайсы Кар кызы, Санта Клаус, кайсы Тычкан, Песи... Соңыннан Кыш бабай күчтәнәчләре алып, сөенешеп, өйләренә таралыштылар.
Арча стадионында Үзәк чыршыны ачу тантанасы шулай ук бик күңелле булды. Балалар рәхәтләнде таудан чана шуып. Төп сәхнәдә тамашаны “Болгар” радиосы хезмәткәре Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барды. Ә ул халыкны кыздыра белә. Биедек тә, җырладык та. Урында тыпырдап, биеп тордык. Җырчыларга кушылдык. Казаннан җырчы Раяз Фасыйхов та кайткан иде. Район үзешчәннәре дә кимен куймады. Ә коллективларның чыгышлары үзе бер кызык. Арчаның 7нче мәктәбе чыгышын аеруча яратып карадык. Ул “күселәргә” каян кием табып бетергәннәр! Ул әкият герое Шапоклякның сөйләшүен күрсәгез иде! Арча педагогика көллияте егетләре, кызлары да, афәрин, шәп бииләр! Рәхмәт, бәйрәм кәефе бүләк иткәннәренә! Арча сәнгать мәктәбенең Кыш бабае тавышы чын Кыш бабайларны хәтерләтте. Ерактан Каф таулары артыннан килгән кебек тоелды ул мәһабәт тавыш!
Үзәк стадионда “Кар бабайлар” театры артистлары кызык тамаша күрсәтте. Туңсаң, янәшәдәге агач өйләргә кереп, Кыш бабай тамашасы карап, җырлап, биеп, шигырь сөйләп, Кыш бабай конфетлары алып, осталык дәресләрендә катнашып, шәп кәеф белән җылынып чыгарга була иде.
31 декабрь кичендә Үзәк стадионда район башлыгы Илшат Нуриев халыкны Яңа ел белән котлады. Район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, үзешчәннәр яхшы Яңа ел кәефе бүләк иттеләр.
Ә беркөнне тимераяк- ларны алып, Боз сараена киттек. Каникулда көндезге сәгать 12дә, сәгать 3тә һәм 7дә күмәк шуулар оештырылды. Кичкесенә бардык. Чират торып кердек. Дәртле көйләр уйнап тора, олысы, кечесе – бар да боз-да... Яшьләрнең очрашу урынын, дискотеканы, бию залын хәтерләтте ул.
Район тамашаларында күңел ачканнар, таудан чана шуып рәхәт чиккәннәрнең хис тойгылары чиксез. Барысын да язып бетереп кенә булмый... Кайберәүләр Казанга да барып кайтты. Без дә бардык.
Яңа ел белән сезне!
Румия Надршина