4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Гөлнараның әтисе Айдар – безнең районның Шура авылыннан. Ул үзе дә шахмат уенын ярата, Гөлнараны әлеге уенга өйрәтүче дә ул. “Гөлнара дүрт яшендә укый, яза белә иде инде, – дип искә алды Айдар. – Бик яхшы укыды, шахмат ярышларында җиңүләр яулады”.

Гөлнараның әтисе, әнисе Флера ханым һәр елны әлеге турнирга кайталар, җиңүчеләргә үзләренең бүләкләрен тапшыралар.

Миңа әлеге турнирларның беренчесендә дә катнашырга туры килгән иде. Аны район шахмат федерациясенең хәзерге рәисе, үзе дә шахмат уенын бик яратучы Марсель Хәлилов оештырды. Гөлнараны ул яхшы белә, аны район командасы составында чыгыш ясарга да чакыра. Чөнки ир-егетләр арасында көчле шахматчыларыбыз бар, ә хатын-кызлар арасында югарырак дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясаучылар юк диярлек. Хатын-кызлар дигәннән, уенчылар арасында мәктәп укучылары, шул исәптән кызлар да булуына игътибар иттем.  Алар Балтач һәм Кукмара районнарыннан булып чыкты, 3–4нче сыйныфтагылар да бар.

Әлеге турнирда яшь чикләнмәгән, әнә шул балалар ФИДЕ остасы, спорт осталары белән уйнап нинди сынау уздылар, үзе бер мәктәп бит инде бу!

– Безнең районнан ник бер бала да юк? – дип сорадым ярышның хөкемдары, район шахмат федерациясе рәисе урынбасары Сөләйман Галиуллиннан.

– Дөресен әйтимме? – диде ул. – Бездә мондый турнирда чыгыш ясый алырлык балалар юк.

Булыр алар, нишләп булмасын, бары тик нык-лап шөгыльләнергә генә кирәктер, минемчә.

49 шахматчы катнашкан турнирда Казан шәһәреннән Илгиз Баһаветдинов җиңүче булды. Ветераннар, балалар арасында җиңүчеләрне аерым бүләкләделәр. Безнең районнан иң күп очко җыючы Марсель Хәлилов булды, ул 8нче урында.

 Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International