Узган елның декабрь уртасында да шундый очрашуларның берсе булды. Ике арада урнашкан дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатыннан, илебезнең Пермь өлкәсе Барда районыннан бер төркем делегация килде.
Кунакларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм милли мәгариф буенча методист Энҗе Мостафина шәһәрнең көнбатышында урнашкан Арчаның 6нчы урта гомуми белем мәктәбе – Казан арты милли мәгариф белем үзәге коллективы белән бергә каршы алды. Мәктәп директоры Дилүс Мостафинның сәламләү сүзләреннән соң, уку йорты буенча эшлекле экскурсия оештырылды. Кунаклар татар, инглиз телләрендә үткәрелгән рәсем, технология, информатика дәресләрендә булдылар. “Сәйяр” мәктәп театрлары бәйгесендә җиңү яулаган “Күңелле сәхнә” түгәрәге тарафыннан куелган Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен карадылар.
Бу очрашу Пермь өлкәсенең Барда районы Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев исемендәге Сараш урта гомуми белем мәктәбе һәм Арчаның 6нчы урта гомуми белем мәктәбе коллективлары өчен аеруча зур тарихи әһәмияткә ия иде. Ул көнне әлеге ике уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Районыбыз кунаклары шул ук көнне районның 2нче урта гомуми белем мәктәбендә, 5нче, 6нчы, 9нчы балалар бакчаларында, “Әлифба музее”нда, Г.Тукай музей комплексында да булдылар. Укучыларның һәм нәниләрнең ихлас чыгышын, коллективларның тату хезмәтен күрү Пермь кунаклары күңелендә истәлекле хатирәләр калдырды.
Икенче көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Биредә Пермь өлкәсе Барда районы, Мари Иле Республикасы, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара районнары укытучылары һәм укучылары катнашты. Конференциядә 4 секция эшләде. Һәркайсында билгеле темаларга укучылар тарафыннан тирән эчтәлекле чыгышлар ясалды. Жюри вазифасын Арча районының күренекле шәхесләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, ветеран-укытучылар, журналистлар, педагоглар башкарды. Секция эшләре белән беррәттән укытучылар өчен пленар утырыш оештырылды. Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, төбәк- ара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина, Барда муниципаль районы администрациясе мәгариф идарәсе җитәкчесе Таңсылу Мукаева, мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары татар теле һәм әдәбиятын республикада һәм төбәкләрдә укытудагы актуаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар. Йомгаклау өлешендә конференциягә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә
дипломнар тапшырылды. Әлеге фәнни чара матур эчтәлекле концерт белән үрелеп барды. Мәктәп гимны белән башланып киткән фәнни-гамәли конференция, “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Залда утыручы һәркем горурланып басып җырлады аны.
Ике көнлек бу очрашу чын мәгънәсендә истә калырлык булды, югары бәя бирерлек чаралар ике арадагы мөнәсәбәтне тагын да ныгытты.
Гөлнур Миннебаева