– Балык күлен белмим, ә менә Курса-Почмакта Африка җәенен үстерәләр, – дим.
Кызыксынып китте бу. Үзем күргәннәрне сөйләп бирергә туры килде.
Курса-Почмакта районның танылган умартачылары Шиһапов- лар яши. Хәйдәр абый мәрхүм инде, аның эшен улы Хәбир дәвам итә. Васил Шиһапов – шуларның туганы. Аның янына бару умартачылыкка бәйле түгел, Васил балык үрчетә башлаган дигән хәбәр алдык. Бераз гаҗәбрәк тә тоелды бу.
Васил безне капка төбендә каршы алды.
– Улыбыз Нурсил Казанда урнашкан иде, шул бервакытны әйтә: “Әти, балык үрчетергә ризалык бирсәң, мин авылга кайтам”, – ди. Янәшәдә генә шушы бинаны салып куйдык. Интернетта хәзер бар да бар бит. Шуннан карап бассейннар, башка җиһазлар ясадык. Пит-
рәчкә кунакка баргач балык үрчетү белән шөгыльләнүче кеше янына барып карадык. Әлмәттән маймычлар алып кайттык.
Инде менә әлеге хезмәтнең җимешләрен дә җыя башлаганнар – ысланган һәм яңа тотылган балык саталар. Авыл кешеләре дә бик теләп ала, ди. Кунак килсә, балык ашыйсың килсә әллә кая барып йөрисе юк. Ярминкәдә дә саттылар Африка җәенен.
– Маймычларны сатып ала башласаң бик кыйммәткә төшәчәк, – ди Васил. – Шуңа аларны үзебездә үстерергә булдык. Малайлар балыкларны “савалар” – уылдыкны ике кул белән кысып чыгаралар. Ана балык белән ата балык уылдыгын кушып суга салалар, шуннан маймычлар барлыкка килә.
– Менә бу бассейнда 3 тонна балык бар, – ди Васил. Аларга күп урын кирәкми. Катнаш азык ашаталар, суны чистартып торалар.
– Балык үрчетүчеләргә грантлар да каралган, без бу мәсьәләне ачык-лап бетерербез, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Ильяс Фәттахов