Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Егетләр армиягә китә
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Егетләр армиягә китә
Әңгәмәдәшебез — ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе А.Ә.Борһанов.
— Алмаз Әгъзәмович, ир-егетләрне хәрби хез-мәткә алу кампаниясе турында сөйләсәгез иде.
— Көзге чакырылыш 6 ноябрьдә башланды. Хәрби хезмәткә барысы 84 егетне озатачакбыз. Ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Язын Арча, Әтнә районнарыннан 121 егет армия сафларына китте.
— Көзге һәм язгы чакырылышта аерма бармы?
— Көзен кыенрак. Ә язгы чакырылыш апрельдән башланып, июль урталарына кадәр дәвам итә, шунлыктан, һөнәр үзләштереп, диплом алып чыккан егетләр армия хезмәте өчен ышанычлы резерв булып тора.
— Яшерен-батырын түгел, баласын хәрби хезмәттән йолып калырга тырышучы ата-аналар байтак. Ананың баласын куркынычтан саклап калырга омтылуы табигый хәл. Армия хезмәтеннән куркырга кирәкме?
— Армиядән куркырга кирәкми. Элеккеге кырыс “бабайлык” (дедовщина) юк ул хәзер, ә менә җае чыкканда үзара тукмашып алу, сугышу дигән нәрсә бар. Егетләр хәзер 1 ел хезмәт итәләр, бушлай кесә телефоны бирелә, айга 30 минут бушлай сөйләшү мөмкинлеге бар.
— Егетләр үзләре теләгән частька хезмәт итәргә бара алалармы? Алар белгән частьта булачак солдатның абыйсы яки энесе, туганы, дусты, сыйныфташы, я булмаса Арча җиреннән чыккан офицер хезмәт итәргә мөмкин.
— Бу турыда ата-ана хәрби комиссариатка алдан килеп сөйләшергә тиеш. Ата-ана сораган частька, чыннан да, Арча җирлегеннән егетне җибәрү мөмкинлеге бар икән (без моны алдан өйрәнәбез) — солдат үзе теләгән частьта хезмәт итәчәк.
— Әлбәттә, егетләр армия хезмәте өчен әзер булырга тиеш.
— Соңгы елларны бу юнәлештә байтак эшләнде. Булачак солдатка әхлакый һәм физик яктан чыныгу бик кирәк. Мәктәпләрдә хәрби хезмәт нигезләре бүлмәләре булдырылды. Малайлар да, кызлар да бу дәресләргә яратып йөриләр. Мәктәп ишегалларында район мәгариф идарәсе белән берлектә спорт шәһәрчеге, хәрби каршылыклар корылмалары эшләнде. Май аенда малайлар, укытучылары җитәкчелегендә табигатькә чыгып, 5 көнлек хәрби өйрәнүләр үтәләр. Автоматтан ату мөмкинлеген дә тудырдык. Бик яраталар. Хәтта бер малай аягы сынып, гипста килеш таяклар белән йөрсә дә, кыр җыенын калдырмады. РОСТО (ДОСААФ) оешмасында автокласслар ачылды. Арча станциясендә хәрби таләпләрдән чыгып эшләнгән автодром булачак солдатлар өчен уңайлы техника йөртергә өйрәнү урыны булып тора. Армиягә киткәнче егетләр бушлай җиңел һәм йөк машиналары йөртергә таныклык (В һәм С категория-ләре) алалар.
— Әхлакый һәм физик яктан әзер егетне хәрби хезмәт куркытмый инде.
— 11нче сыйныфны тәмамлаганда армия хезмәтенә барырга теләүче егетләр күбәйде. Хәрби частьлардан ата-аналарга рәхмәт хатлары, уңай характеристикалар килеп тора. Менә, мәсәлән, хәрби часть командирыннан Ашабаштан Таһирның әти-әнисе Галия белән Абдулла Низамовларның, улыгыз белән горурлана аласыз, дип язылган рәхмәт хаты алулары бик күңелле булгандыр. Моннан берничә ел элек армиягә бармый калуны мәртәбәле эш дип санасалар, хәзер мондый караш үзгәрде. Хәтерлим, мин эшли башлаган елларда (2008 ел) 258 егет җитди сәбәпсез армия хезмәтеннән качып йөрсә, бүген алар 6 егет.
— Егетләр хәрби хезмәткә әзер булырга тиеш, дибез, ә армия үзе үзгәрәме соң?
— Армия дә үзгәреш кичерә. Яңадан-яңа техника-лар белән тәэмин ителәләр, солдатларга яңа таләпләр куела. Гади солдатка карата мөнәсәбәт үзгәрә. Наряд буенча ашханәләрдә солдатлар эшләү дигән нәрсә бар иде. Ул хәзер бетерелде. Казармада идән юу һәм башка шундый җыештыру эшләрен аерым хезмәткәрләр башкарачак. Солдат фәкать хәрби әзерлек белән генә шөгыльләнәчәк.
— Армия нәрсә ул?
— Гаиләдә бала тәртипкә өйрәнсә, мәктәптә туган илне яратырга, ә армия ир-егетләребезне илне сакларга әзерли.
— Егетләребез аннан нинди әзерлектә кайта?
— Илне сакларга әзер торырга, рухи һәм физик яктан ныгып, туган җирнең кадерен аңлап, әти-әнине хөрмәт итәргә өйрәнеп кайталар. Ир-егет өчен бу бик зур тормыш мәктәбе. Армия хезмәте үткән егетләргә укырга керәме ул, эшкәме — өстенлекләр бар. РОСТО оешмасында бушлай Д һәм Е категорияләренә техника йөртү хокукы алу мөмкинлеге тудырылган.
— Теләкләрегез.
— Егетләрне 18 яшькә кадәр исән—сау үстергән ата-аналарга, белем, тәрбия биргән педагогларга рәхмәт. Киләчәктә илебез тыныч булып, запастагы солдатларыбызга кулларына корал алмыйча әти-әниләрен, якыннарын куандырып яшәргә язсын.
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз