Яңалыклар

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Яңалыклар
ЗАГС МӘГЪЛҮМАТЛАРЫНА КАРАГАНДА, агымдагы елның 10 аенда районыбызда 549 сабый дөньяга килгән, 590 кеше бакыйлыкка күчкән. 318 пар тормыш сукмакларын бергә кушкан булса, 102 гаилә таркалган. Октябрь аенда дөньяга килгән 60 баланың 27се малай, 33е кыз (узган ел бу сан 52 булып, 29ы малай, 23е кыз булган). Узган елның октябре белән чагыштырганда үлем-җитемнәр дә күбәеп киткән: 2011 елда 63 кеше булса, быел 70 кеше дөньядан киткән.

КИЧӘ АРЧА УКУЧЫЛАР САРАЕНДА өлкән сыйныф укучылары Думасы утырышы булды. Анда район җирлекләрендәге мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары 2012–2013 уку елына төрле тәкъдимнәр белән бергәләп эш планы төзеделәр. Шулай ук биредә “Тукай якташы” түгәрәгенең чираттагы утырышы да узды. Яшь иҗатчылар белән очрашуга “Яңа гасыр” телеканалыннан да кунаклар кайткан иде.


Авыл хуҗалыгы өлкә-сендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Сәгыйтьҗанов Миннәхмәт Рәис улы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә керткән өлешләре һәм гимназия оешуга 15 ел тулу уңаеннан Арчаның 5нче гимназия коллективы (директоры Ш.З.Гарипов) район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың кайбер территорияләрендә, хайваннарның котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавы сәбәпле, карантин кертелде. Алар арасында Арча районының Үрнәк аучылык хуҗалыгының Арча — Яңа Кенәр юлы буе, “Шура” аучылык хуҗалыгының Зур Бирәзә авылы тирәсе бар.

3–7 ноябрьдә Казанда “Viva-Мusic” классик музыка III халыкара бәйге-фестивале үтте. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да катнашты. Айзирә Хәкимова (укытучысы Валентина Вәлиуллина, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) өченче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Салават Шакиров (укытучысы Миләүшә Алеева), Алинә Галимуллина (Гөлнара Сабирова) “Өмет”, “Катнашкан өчен” дипломнары белән бүләкләнделәр.

Укучылар Сараенда режиссер Җәмилә Низамиева җитәкчелегендә курчак театры уңышлы гына эшләп килә. Күптән түгел яшь үзешчән артистлар (5нче гимназия укучылары) “Иделкәем” дигән балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак театры коллективлары арасында үткәрелгән республика смотр-бәйгесендә Арчабыз данын якладылар. Безнең курчак театры Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” дигән әсәрен тәкъдим итте һәм 14 коллектив арасында икенче дәрәҗә лауреат исеме- нә лаек булды. Яшь үзешчән артистларны котлап, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International