Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ярминкә бакчадан башлана
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Ярминкә бакчадан башлана
Сәүдә, җыр-биюләрне яратабыз. Район үзәгендә оештырылган ярминкәләрне аерата көтеп алабыз. Электән алар өстәлләрдә өелеп торган товарлары, шаян сүз, кәмит күрсәтүчеләре белән тирә-юньдә дан тоткан. Гореф-гадәтләребезне саклап килгән алар. Әлеге матур йоланы мәктәп, балалар бакчаларында да яңартып торалар хәзер.
Үзенә бертөрле фольклор чыгышлар. Шундыйларның берсен Арча 10нчы балалар бакчасында (мөдире Фәридә Шакирова) күрергә насыйп булды.
Ярминкәнең төп кәсебе нәрсә дә булса сату һәм алу. Балалар бакчасы ни белән сату итәр икән, диярсез. Ата-аналар бар бит. Мәсәлән, безнең 1нче кече төркем тәрбиячеләре, кулдан эшләнгән әйбер алып килә алмассызмы икән, дип үтенделәр. Бик рәхәтләнеп алып килдек. Өйдә киштәдә кулланышсыз яткан бик матур бәйләнгән кызлар оекбашлары ярминкәнең бизәгенә — товарга әйләнде дә куйды.
Ә сәүдә яхшы барсын өчен товарың да төрле һәм күңелләрне күтәреп торырга кәмит күрсәтүчеләре булырга тиеш. 10нчы балалар бакчасында нәкъ шулай булды. Төсле киемнәрдән 1нче кече төркем тәрбиячеләре Ләйлә Нәҗметдинова белән Лиана Хисмәтуллина балаларны, әти-әниләрне шаян, тапкыр сүзләр белән көлдереп, ярминкәне чын бәйрәмгә әйләндерделәр. Татар һәм рус киемнәрендәге балалар музыка белгече Лилия Харитонова җитәкчелегендә милли җыр-биюләр, такмаклар белән ярминкәгә дәшеп тордылар. Тәрбиячеләр дә, ярминкәгә рәхим итегез, дип шәл, түбәтәй, кашыклар кебек берсеннән-берсе матур товарларын тәкъдим иттеләр. Бакча мөдире Фәридә Шакирова үзе дә мәйданда кайнады, күңелле мизгелләрне фотосурәткә төшерде.
Өстәлләрдә ниләр генә юк?! Әти-әниләрнең кулга оста икәнлекләренә сокланмый мөмкин түгел. Сузылып үскән ташкабаклар аккош муеннарын хәтерләтә, печән, йомыркалар кош оялары хасил иткән, төрледән-төрле җиләк-җимеш кайнатмалары, яшелчә салатлары, бәй-ләнгән йон бияләй, оекбашлар ярминкәнең бизәгенә әверелгән. Быел җир җиләге җыймыйча калуым күңелгә кереп калган иде, менә бит җае чыкты, ярминкәдән бик куанып арзанга гына җир җиләге кайнатмасы сатып алдым. Башка ата-аналарның да күңелләре шат иде. Уңышлы сатып алынган товарларыннан канәгать иде алар. Сатудан кергән акча бакча өчен аз булса да файда. Уенчыклар, я булмаса башка кирәк-яраклар алырлар.
— Менә шулай фольклор жанрдагы чараларны оештырып, балаларыбыз кечкенәдән борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне белеп, аңлап үссеннәр, дип тырышабыз, — ди өлкән тәрбияче Илсөя Хәйруллина.
Балалар бакчасы тормышы әнә шундый күңелле мәшәкатьләрдән тора да инде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз