Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сынауларда сыгылмыйча
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Сынауларда сыгылмыйча
Терлекчелеккә багышланган район семинарының чираттагысы “Вамин-Мәрҗани” ширкәтендә үтте. Элеккеге
7 колхозны берләштергән, 26700 гектар сөрүлек җире, 12 мең баштан артык терлеге булган иң зур хуҗалык бу.
Ширкәтнең генераль директоры Марат Минәчетдинов көздән эшкәртелми калган басуларны күрсәтеп борчылып барса да, ферма тирәләрендәге салам, печән эскертләре, сенаж, силос белән тулы чокырлар, абзарлар тулы малларны күргәч, хәлләре әле бик начардан түгел, дип уйлап куясың. Районның иң ерак почмагындагы Байкал авылындагы фермаларга килеп җиткәндә әле иртәнге эшләр тәмамланмаган иде. Килеп керүгә сыерларның чисталыгы игътибарны җәлеп итте. Бозаулату бүлегендә тәртип, узган елга караганда бозаулар күбрәк алынган.
Шурабаштагы фермаларда да эшнең куелышы ошады. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та Байкал һәм Шурабаш терлекчеләренең хезмәтен мактады.
— Чиста тотасыз, терлекләр көр, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт, — диде ул. — Билгеле, кыенлыкларыгыз бар, хезмәт хаклары вакытында бирелми, фураж белән кыен. Фураж мәсьәләсендә үзгәреш көтелми, ә менә калган мәсьәләләрдә хәл ителеш бар кебек.
Шушы көннәрдә муниципаль район башлыкларын, “Вамин” хуҗалыкларының генераль директорларын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чакырып сөйләшү булды. Әлегә артык зур үзгәрешләр булмаса да, сөт акчаларының яртысын хуҗалыкларның үзләренә бирә башлауны уңай күренеш дип бәяләргә кирәк.
“Оры” бүлекчәсендә сыерлар әле дә көтүдә йөри. “Уҗымны никадәр күбрәк ашатсаң, киләсе ел уңышы өчен дә, терлекләр өчен дә шулкадәр әйбәт”, — ди баш зоотехник Камил Зыятдинов. Ике авылдагы фермаларда 1624 терлек бар, 585е — сыерлар. 14 сыер савучы, берсе-берсенә 47 сыер туры килә. Түбән Орыда азыкны “Делаваль” җайланмасы тарата, Кызыл Ярда әлегә ул юк.
— Корылыклы 2010 елда күрсәткечләр әйбәтрәк иде, — ди баш белгеч. — Ул елны да үзебезнең азык җитте. Быел бозау алу кимрәк, ел ахырына кадәр артталыкны бетерә-чәкбез. Көнлек савымның 5,8 килограмм гына булуы борчый, хәлне төзәтергә тырышабыз.
— Сыерларыгызның чис-талыгы да җитеп бетми, — диде район башлыгы. — Сезгә хас нәрсә түгел бу, төзәтергә кирәк.
Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Рәкыйп Йосыпов ширкәт буенча терлек авырулары булмавын әйтеп үтте. Азыклар тикшерелгән, анализлар нормага туры килүен күрсәтә. Шулай да, рационны баету буенча эшне активлаштырырга кирәк.
Иске Ашытта уртача савым — 7 килограмм. Сыерларга 4әр килограмм бәрәңге дә ашаталар. Ташкичүдә дә солы пешереп бирәләр, бозаулар алдында солы, печән өзелми. Әмма монда чисталык буенча күп эшлисе бар.
Алмас Әминович фермаларда булганда терлекчеләр, белгечләр белән сөйләште, хәл-әхвәлләрен сорашты. Һәркайда эшче куллар белән кыенлык кичерсәләр дә, фидакарьләр бар әле. Байкалда “Без ел буе эштә”, — дип торучы бозау караучы Фәридә Вәлиуллина, Ташкичүдә 48 ел стажы булган Хәлимә Шәрифҗанова һәм башка бик күпләр тырышлыгы белән яши фермаларыбыз.
— Мин пенсиягә документ кына рәсмиләштердем, ничек эшләгән — шулай эшлим, — ди Хәлимә Шәрифҗанова. — Безнең хуҗалык аерым гына яшәгән булса һавага менәр иде инде, акчаны да айга өч тапкыр алыр идек.
Ширкәт фермаларында эшләрнең гомуми торышыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров канәгать калды.
— Бүген иң төп бурыч — терлекләрне уңышлы кышлатуны оештыру, — диде ул. — “Вамин-Мәрҗани” ширкәтендә шуны аңлап эш итәләр, җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр тырышлыгы күз алдында. Дөрес, әле җитешсезлекләр дә бар, әмма алар төзәтерлек. Мондый семинарлар үткәрү дәвам итәчәк, бер-береңнән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу файда гына бирә.
Әнә шулай сынауларда сыгылмыйча эшли һәм яши ширкәт коллективы.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Симетбаш авылында яңа клуб төзелешен дә карады. “Арча МСОсы” ширкәте шактый эш башкарган инде. Шушы авылда туып-үскән, районыбызның шәрәфле гражданины, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин туган авылы өчен бик күп игелекле эшләр башкарды. Клуб төзелешенә дә зур өлеш кертә. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле, мондый якташ булу алар өчен зур бәхет.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз