Бу юнәлештә өйрәнү, эшләп карау өчен бераз вакыт булды. Беренче нәтиҗәләре нинди? Каникул вакытында Арчаның җиденче мәктәбендә үткәрелгән робот техникасы буенча ярышның төп максаты шуны ачыклау булгандыр, мөгаен. Анда “Үсеш ноктасы” кысаларында эшләүче әлеге дүрт мәктәп командасы катнашты.
Бу ярышта укучылар, дөресрәге роботлар ярышты. Күз алдыгызга китердегезме? Балалар роботларны җыйганнар, программалаштырганнар, ярыш барышында шулар белән идарә итәләр. Ә роботлар фигураларны төсләре буенча аерып җыялар.
– Өч мәктәпнең роботы бер төрле. Ә менә Яңа Кенәр мәктәбе командасының үзләре уйлап чыгарган, үзенчәлекле робот. Нигезләмәдә рөхсәт ителә ул, – диде ярышны оештырган Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. – Шул үзенчәлекле булуы белән дә ул ярыш башыннан ук өстенлекне алды һәм ахыр чиктә беренче урынны яулады.
Икенче урында Иске Чүриле, өченче урында Лесхоз мәктәпләре командалары.
Шәхси беренчелектә дә Яңа Кенәр мәктәбе укучылары алдынгылыкны бирмәде. Беренче урынны Динар Мәгъсумов, өченче урынны Риналь Вәлиев алды, икенче урында Иске Чүриледән Ильяр Гарифуллин.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА