Шушы көннәрдә ул редакциягә тагын бер шатлыклы хәбәр алып керде — 6 гыйнвар көнне бәйрәм күчтәнәче — посылка килеп төшкән үзенә. Кайдан дисезме? Әлбәттә, йолдызлар иленнән. Ул турыда менә ниләр сөйләде ул:
Данлыклы Йолдызлы шәһәрчектән, Мәскәү өлкәсендәге космонавтлар әзерли торган дөньякүләм үзәктән почта аша посылка килеп төште. Мине Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлап, шушы үзәктә эшләүче һәм яшәүче якын дусларым, милләттәшебез Айдар Бикмучев һәм Татарстанда туган бердәнбер космонавт, Россия Герое Сергей Рыжиков җибәргән. Посылка эченә Сергей Рыжиковның 2020 елга изге теләкләр теләп язган календаре, Айдар Бикмучев җибәргән Байконур космодромына багышланган бай эчтәлекле китап, бүгенге көндә Җир тирәсендәге орбитада урнашкан Халыкара Космик Станциясенең Җиһандагы эшләрен башкара торган космонавтлар: Россиядән А.Скворцов, Америкадан Э.Морган, Италиядән Л.Пармитаноның шәхси имзалары белән фотосурәте һәм Яңа ел бүләкләре сыйган. Сергей Рыжиков бүләк елнамәсенә: “Хәлил! Сине Яңа ел белән котлыйм! Яңа елда шатлыклы мизгелләр өчен сәбәпләр күп булсын! Якташларыма баш иям!” — дип изге теләкләре белән имза салган.
Мин бүләкләр өчен рәхмәт хаты язгач, ул туган ягына, Татарстанга кунакка кайту мөмкин булуы турында да әйтеп язды.
Хәлил Гайнетдинов очучы белән 2013 елда Йолдызлы шәһәрчектә танышкан. Татарстан кешесе барлыгын ишетеп, Рыжиков үзе эзләп тапкан аны. Шул көннән дуслык җепләре елдан-ел ныгый бара.
Якташыбыз Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган, ә Айдар Бикмучев Әлмәт районының Кичүчат авылыннан. Ул космонавтларны “Союз” космик корабында Жиһанга очарга һәм Җиргә кире кайтырга өйрәтә, инструктор буларак әзерли һәм уңышлы нәтиҗә өчен җавап бирә.
Арча үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясы барлыгын район халкы белә. Аллея бер төркем энтузиастлар белән бергәләп 2016 елның 19 октябрендә, Сергей Рыжиков җиһанга очкан көнне ачылды. Бүгенге көндә ул 2021 елда булачак очышка әзерләнә. Аны Айдар Бикмучев әзерли.
Розалия Зиннәтова