– Бу сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин төгәл җавап бирер, 3-13-66 номеры белән шалтыратыгыз, – дидем.
Үземә дә кызык булып китте, чыннан да, каян килеп чыккан мондый сорау? Безнең район башлыгы да шәхси хуҗалыклар сөтенә түләү күрше районнарныкыннан ким булмасын, дип искәртеп тора.
– Шәхси хуҗалыклар тапшырган сөт бәяләрен кооперативлар эшчәнлегенә бәйләп аңлатырга да мөмкин, – диде Марат Абдуллин. – Монда төгәл сумма турында сүз бармый. Узган елның икенче яртысыннан авыл хуҗалыгы куллану-көнкүреш кооперативларын үстерү өчен субсидия бирелә башлады. Бу кооперативлар халыктан сөт, ит, яшелчә һ.б. продукцияне югарырак бәяләр белән җыйнап алу, урнаштыру өчен төзелә. Кооперативның бөтен милке – аның әгъзаларыныкы. Кооператив эшчәнлегенә кагылышлы барлык мәсьәләләр шул әгъзалар белән хәл ителә.
Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, куелган сорау акча турында иде бит.
– Субсидия квартал ахырында хисап тапшырганнан соң бирелә, – дип дәвам итте М.Абдуллин. – Ул акча кооператив эшчәнлеген киңәйтү өчен дип бирелә, әмма аның күпмедер өлеше кооператив әгъзалары тапшырган продукция өчен түләүне арттыруга тотылырга мөмкин. Мәсәлән, Иске Ашыт авылындагы “Ашыт” кооперативы (рәисе Фәргать Гайнуллин) үз әгъзалары тапшырган сөтнең литрына 1 сум өстәп түләде.
Шушмабаштагы “Асмал”, Арчадагы “Аргамак” кооперативлары да быел квартал ахырында хисап биреп субсидия алуга өмет итә алалар.
Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыйнаучылар белән үткәргән киңәшмәдә сүз халыктан җыела торган сөткә бәя, аны күтәрү юллары турында барды. Кооперативларны үзебезнең районда төзергә тырышырга кирәк. Аларның эшчәнлеге анык, рәисе ышанычлы кеше булуы шарт.
Сөт җыйнаучылар шәхси хуҗалыклар тапшыр-ган сөтнең сыйфаты әле тиешле таләпләргә туры килеп бетми дип тә әйттеләр. Майлылыгы, тыгызлыгы югары икән – бәясе дә югары булачак.
Ильяс Фәттахов