Бәйгедә барлыгы 51 укытучы катнашкан. Кызыгы шунда, алар төрле фәннән белем бирә, әмма барысын да бернәрсә – үз һөнәрләренә мәхәббәт берләштерә.
– Без район күләмендә иң яхшы укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләрен билгелибез. “Ел укытучысы” бәйгесе бу юнәлештә иң мөһим вакыйга булып тора, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина. – Беренче чиратта районның ике мәктәбе базасында 51 укытучының дәресләре каралды һәм шулар арасыннан иң яхшылары гына сайланып алынды.
Финалга 51 кеше арасыннан 12 укытучы гына чыккан. Бу үзе үк бәйгенең нинди киеренке булуын күрсәтә. Шулар арасыннан да беренчелекне яулау өчен “энә белән җир казырга” туры килде. Укытучылар осталык дәресләре күрсәтте.
Үзем укыган вакытларны искә төшереп утырдым. Җир белән күк аермасы. Өченче мәктәптән Рилә Абдрахманова музыка дәресендә урманга алып кереп китеп, андагы тавышларны тыңларга һәм музыкага салырга өйрәтте. Хәсәншәехтан башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Таҗиева квест-уен үткәрде.
– Баланы аңлау өчен үзебезгә дә бераз бала булырга кирәк. Башлангыч сыйныфларда уен белән дәрес өйрәнү теманы тизрәк истә калдыру өчен уңай, – диде укытучы.
Курса-Почмак мәктәбенең математика укытучысы Рамил Нуриев уйларга һәм иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Шундый җанлы алып барды, санаулы гына вакыт эчендә бөтен зал аның белән бергәләп мәсьәлә чишә иде инде.
Һәр укытучының осталык дәресе әнә шулай кызыклы барды. Беренче урынны Арчаның алтынчы мәктәбеннән Диләрә Гаптелбәрова яулады. Икенче урында Лесхоз мәктәбеннән Зөлфирә Хәлимова. Алтынчы мәктәптән тагын бер укытучы – башлангыч сыйныфларда белем бирүче Диана Сабирова яшь укытучылар арасында беренче булды. Алар өчесе дә 24-25 гыйнварда Арчада үтәчәк зона ярышында көч сынашачак. Уңышлар телибез.
“Иң яхшы татар теле укытучысы” исеменә Яңа Кенәрдән Ләйсән Нигъмәтуллина, Өчиледән Ләйсән Шакирова һәм Урта Пошалымнан Алсу Хөснетдинова лаек булды. Котлыйбыз.
Гөлсинә Зәкиева