Утар Аты авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Илгиз Гайнуллинның кабере янында хезмәттәшләре мәрхүмне якты итеп искә алды, каберенә чәчәкләр салды...
Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге күчмә семинар әнә шуннан соң башланып китте.
Шушы җирлектәге Кушлавыч авылында Габдулла Тукай музей-йортына кергәч, “Минем монда беренче тапкыр килүем”, – дип әйтүчеләр дә булды. Янәшәдәге мәчеткә, клубына кереп чыктык.
Кушлавыч мәчете имамы Илнур Хәсәнов Казанда эшли дә икән. Үзе Орнашбаштан. “Буш вакытларында мәчеттә. Бик ярдәмчел кеше”, – диделәр аның турында. Ә Кушлавыч клубы безгә нәфис сүз остасы, клуб мөдире Фәния Хәнәфиева белән билгеле мәдәни учак. Мәңге картаймас мәдәният кешесе! Нинди матур итеп концерт әзерләгән алар! Олысы да, кечесе дә сәхнәдә! Клубы үзе ялт иткән, кешеләре тагы да якты!
2016 елда төзелгән Орнашбаш мәдәният йортын шулай ук сокланып карап йөрдек. Заманча, матур итеп эшләнгән. Үзешчәннәре җырлап-биеп тора.
– Орнашбашта яшьләр аерата аерылып тора, – дип сөйләде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – 50дән артык яшь кеше бар. Өмә буласы булса, читтәгеләр дә хәзер җыелып кайтып җитәләр. Бердәм халык. Авылларда мәдәният учаклары, китапханәләр халык белән ике арага күпер салучылар алар.
Утар Аты клубында 10 төрле берләшмә эшли. Фойесында кул эшләре күргәзмәсен карап бетерерлек түгел. Чын осталар Утар Аты җирлегендә яши икән. Оекбаш, бияләйләр бәйләп, кешене шаккатырып булмый. Хәзер җептән картиналар иҗат итәләр, гөлләр, чәчәкләр ясыйлар! Нурфия Шәяхмәтова, Фәнүзә Шәяхмәтова, Рузалия Әхтәмова, Алинә Әхтәмова, Фәридә Сөләймәнова,
Раушания Низамова, Резедә Гыймадиева, Алия Гыймадиева, Суфия Гайнуллина... – аларның кулларыннан гөлләр тама. Оста кулларны шулай диләр.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы булып Альбина Мөхәммәтгалиева әле бер генә ел эшли. Көн туса, яңадан-яңа мәшәкатьләр көтеп тора. Тормыш шундый инде ул. Мәшәкатьле, проблемалы. Ә аларны хәл итү урындагы җитәкчелектән, депутатлардан һәм дә мәдәният, мәгариф хезмәткәрләреннән башка булмый. Без инде эшнең тәменә кергән Утар Аты авыл җирлеге башлыгына уңышлар телибез!
Румия Надршина