Без барыбыз да Борис Полевойның “Чын кеше турында повесть” дигән китабын укып үстек. Алексей Мересьев дигән очучы турында ул.

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Әле шушы арада гына Хәсәншәех авылына Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рәис Сәгыйтьҗановны 95 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Туган йортка Рәис абыйның балалары, оныклары да кайткан иде.  Улы Рәфгать, килене Ясминә белән яши ул. Хатыны Мотыйга апа 2010 елда вафат булган.

Чәй өстәле артында хатирәләр яңарды, әтиләре белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. “Безнең әтинең башында әле дә дошман ярчыгы йөри”, – диде килене Ясминә. Гомумән, Рәис абый кичергәннәр тетрәнерлек. Мин юкка гына  Борис Полевой китабындагы геройны искә алмадым. Рәис абыйда да яшәү көче – исең китәрлек!

Ишле гаиләдә төпчек бала булып үсә ул. Ике абыйсын сугышка алалар. Галимҗан абыйсына исән кайтырга насыйп була. Габдрәүф абыйсы Дон елгасын кичкәндә һәлак була.

Яшь дип тормыйлар, Рәисне Канаш ягына окоп казырга алалар. Аннан – ФЗОга. Ул мәктәпне тәмамлагач Казанда трестта эшкә калдыралар. Балта эше җиңел түгел, ашарга булмау бигрәк яман. Җитмәсә хөкем ителгән кешеләр белән эшләргә, яшәргә туры килә. Чарасызлыктан Хәсәншәехка кайтып төшә ул. Әмма күңел тыныч түгел, качып кайткансың дип җавапка да тартырга мөмкиннәр. Котылу юлы бер генә – үзең теләп фронтка китәсең.

18 яше  яңа тулган егетне Канашка җибәреп пехота солдаты ясыйлар, аннан автоматчы итәләр. Мәскәү, Тула, Смоленск янындагы сугышларда катнаша. Соңгысында танк десанты составында була. Танклар өстенә утырып киләләр дә, дошман өстенә ябырылган танклар артыннан автоматтан ата-ата җәяү йөгерәсең. Шунда ул каты яралана, сул аягына һәм башына ярчыклар тия. Берничә километр шуышып чыгарга да туры килә аңа. 1944 елның гыйнвар ахырына кадәр госпитальләрдә дәвалана. Әмма инде дошманга каршы сугышырлык хәлдә булмый, тез капкачсыз калган аяк бөгелми, ярчык та башта кала, мигә якын дип, аңа кагылмыйлар.

Таякка таянып йөрсә дә, авылда кирәкле кеше була ул. Молотилка төзәтә, ашлык суктыра. Үрнәктәге училищеда укып тракторчы һөнәре ала. 33 ел дәвамында төрле маркадагы тракторларга утыра, иң җаваплы эшләр башкара. Бөгелмәгән аяк белән трактор кабинасына менеп-төшеп йөрү авырлыкларын үзе генә белгәндер. Алай гына да түгел әле, бервакыт тракторы белән һәлакәткә очрый ул. Кабина бөтенләй изелә, анда берничек тә исән калып булмый кебек, ә Рәис абый исән кала! Мотыйга апа белән биш бала үстерәләр.

Рәис абый юморны ярата, шаян кеше, шуңа гомер юлында очраган авырлыкларны да җиңеп киләдер ул. Соңгы  баруында күз табибы  аннан “Күрәсезме?” – дип сорый. “Күзне каплагач ничек күрим инде?” – дип шаярта ветеран.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International