Кыз бала алып кайту Диләнең күптәнге хыялы булган. Ноябрьдә игезәк кызларны дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәтте.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Арча районының Шура авылында туа ул. Апасы Ләйсән белән икесен язмыш яшьтән сыный: авырып башта әтиләре, берничә елдан әниләре үлеп китә. Кызлар үз көннәрен күрү өчен тырышып-тырмашып яши башлый. Апасы Ләйсән гаиләсе белән Биектауда урнашкач, Дилә дә, гаилә тормышы барып чыкмагач, улы Әмирханны ияртеп апасы янына китеп бара, шунда эшкә урнашып яши башлыйлар. Язмыш аларны Радик белән очраштырып, кабат әни булу бәхетен бүләк итә. Тик балаларны парлашып үстерергә генә язмаган икән... Бүгенге көндә Диләнең гаиләсе кешегә түләп фатирда яши, үзләренең торак мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бер атага гына торак мәсьәләсен дә хәл итәргә, гаиләне дә тәэмин итәргә финанс мөмкинлеге җитми. Ләйсәннең үз гаиләсе. Ул сеңлесенең гаиләсен бер минутка да игътибарсыз калдырмый, әлбәттә, балаларны үстерешүдә төп терәк.

Якташыбыз Диләнең гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. “Райондашлар арасында мөмкинлеге булган изге күңелле кешеләр булса, ярдәм итсеннәр иде”, — ди Ләйсән Мортазина.

Изгелек җирдә ятмый. Тамчыдан күл җыела. Бергәләп ярдәм итикче.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә:

Муртазина Лейсан Динаровна

Номер счета 42307810262160122312 отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК 049205603

кор.сч. 30101810600000000603

ИНН 7707083893 КПП 165502001

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International