Иң беренче сүзне Арчада яшәүче Рауза һәм Рәис Сәмиевлардан башлыйк әле. Алар 55 ел бергә гомер кичерә. Икесе районның ике почмагыннан (Рәис абый Субаш Аты, Рауза апа Урта Пошалымнан) булсалар да, балачаклары авыр сугыш елларына туры килүе белән язмышлары охшаш аларның. Рәис абый 7 сыйныфтан соң элеваторда тимерче, склад мөдире, экспедитор, балта остасы да була. Шуннан лаеклы ялга китә. Рауза апа Лаешта урман кисә, кайткач фермада эшли. Насыйбы белән очрашу аны Арчага алып килә. Биредә ул башта элеваторда, аннан балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе була. Бүгенге көндә уллары Рәдиснең, киленнәре Гөлнур, оныклары Энҗенең уңышларына куанып яши алар.
Алтын юбилярлар Дания һәм Сәлимҗан Ибәтуллиннар да күп-ләр өчен үрнәк гаилә. Сәлимҗан абый гомерен туган авылына багышлаган. Башта комбайн, тракторда эшли, аннан тимерчелектә. Дания апа фабрикада тегүче була, соңрак читек әртилендә эшли. Гомер буе бер-берсенә булган хисне сүндермичә, бер-берсен хөрмәт итеп яши алар. Балаларының котлау сүзләреннән үк әти-
әниләренә булган җылы мөнәсәбәтләре ачык күренә. Кадерле кешеләр алар. Менә шундый парларга карыйсың да, яшәүнең мәгънәсен аңлый башлыйсың.
Тагын бер шундый матур пар – Дания һәм Локман Шакировлар. Мәктәп елларыннан ук гашыйк була Локман абый Дания апага, мәхәббәт хатлары яза. Шулай кызның күңелен яулый. Армиядән кайткач егет озак уйлап тормый, кызның кулын сорый. Һәм менә илле ел алар бергә. Локман абый озак еллар колхозда тракторда, комбайнда эшли, бригадир була. Дания апа читек әртилендә, аннан колхозда. Бик матур җырлый ул. Ә балалары гармунда уйный. Бу көнне дә кызлары аларны котлап гармунда яраткан көйләрен башкарды.
Дания белән Нәкыйф Вәлиуллиннар да кечкенәдән бергә уйнап үсәләр, мәктәпкә бергә укырга йөриләр, ә үсеп буйга җиткәч араларында мәхәббәт уты кабына. Гаилә корып җибәрәләр. Аңа да илле ел үтеп киткән. Икесе дә гомерләрен мәктәпкә багышлаганнар. Нәкыйф абый озак еллар мәктәп директоры да була. Дания апа бүгенге көндә мәчеттә мөгаллимә. Үзләре кебек үк тырыш, булган балалар үстергәннәр. Оныклары Наил чын сәнгать кешесе. Бер кичәдә биегәнен хәтерлим әле. Осталыгына бар кеше сокланган иде. Бу юлы ул якын кешеләренә багышлап гитарада уйнап җырлады һәм шигырь сөйләде.
Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов алтын юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина котлап чыгыш ясады. Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова, “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсеннән Булат Гәрәев та котлау сүзләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Алтын парлар Арча ЗАГСының “Дан китабы”на кул куйдылар. Аларга символик бүләк – фотосурәтләре төшерелгән сәгатьләр тапшырылды. Әнә шундый җылы, якты, хатирәләргә бай кичә булды ул.
Сәхифәне
Гөлсинә Зәкиева
әзерләде