“Татарның акылы, күпер чыккач!” – дигән мәкаль бар. Бу мәкаль юкка гына барлыкка килмәгән, билгеле. Чөнки без эш узгач кына башка ябышабыз.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Җәй уртасында, Арчаның сәнгать мәктәбендә, районда Экотехнопарк  (чүп аеру полигоны) төзелүгә карата уздырылган җыелышта катнашырга туры килде. Җыелыш озак барды, халык та шактый күп җыелган иде. Билгеле, бу бик яхшы күренеш, райондашлар үзләре яшәгән туган төбәге язмышына битараф түгел, димәк. Моңа карата төрле фикерләр әйтелде. Каршы килүчеләр дә, яклаучылар да булды. Вә ләкин мин үзем бу җыелышта төгәл бер фикергә килә алмадым. Чөнки бу мәсьәләне бар яктан уйлап, анализ ясарга кирәк. Әлеге җыелышта “Тукай төбәген чүпкә батырмыйк”, – дигән сүзләр яңгырады.

Чыннан да, Тукай төбәге чүпкә батарга тиеш түгел, килешәм. Ләкин бу очракта, 80нче еллар ахырын исемә төшерергә мәҗбүр булдым. Ул елларда минем солдатка каралып, Арчаның хәрби комиссариатында еш булырга туры килде. Яңа Кенәр автобусына утырып Арчага якынлашканда безне иң беренче булып, Арчаның ачык чүп полигоны каршы ала килде. Бу ямьсез күренеш булу өстенә, автобусның ачык тәрәзәсеннән салонга костыргыч, тынчу ис ургылып керә. Ел саен Кырлайда, Тукай бәйрәмнәре үткәрелеп килде һәм ел саен әлеге чарага кайткан кунакларны Арчадан чыгуга әнә шундый “гүзәллек” каршы алды. Билгеле, 90нчы елларда бу ачык полигон бетерелде һәм Арча халкының чүбе чокырга күмелә башлады.

Арчабыз ел саен үсә, зурая, халкы да ишәя бара һәм шушы матур күренеш белән параллель рәвештә, чүп проблемасы да зурая бара. Хәзерге вакытта Арчаның чүп полигоны өч ел эчендә тулып бетәчәк һәм чүп күмәргә урын калмаячак, дигән фикер әйтелгән иде әлеге җыелышта. Ләкин Арчаның зурая баруы бу вакытны икеләтә кыскартыр, дигән фикердә торам үзем.

Килешерсез шәт, чүп полигоны тулгач, чүплекне башка, чиста басу яки болынга түгә башлау тилелек булыр. Чыннан да, чүпне сортларга аеру урынын бүген түгел ә “кичә” төзи башларга кирәк иде инде. Шунсыз әлеге мәсьәләне чишү юлы булмаячак. Моны Арча халкы да аңлый билгеле. Бу мәсьәләне Европа илләре ярты гасыр элек үк хәл итеп, чүп эшкәртү заводларын төзеп куйган булсалар, безнең өчен бу яңалык, чөнки бу яктан шактый артта калдык. Мин бүгенге хәлне, үз вакытында халыкка бәрәңге игүне мәҗбүр итә алмаган заман белән тиңлим. Ә бит әлеге эшкәртелмәгән чүп, бүген үк Арча халкына зыян салып килә.

Алай гына түгел, авыллар кырында стихияле рәвештә калкып чыккан чүп таулары, беркем кулы тими, тирә якны агулап ята бит. Шулай ук мунча миченә “олактырган” пластик, резина, батарея, бернинди фильтрация үтми зарарлы матдәләрне турыдан-туры атмосферага ыргыта бара. Әгәр боларны җыеп исәпләсәң, замана технологиясе белән эшләнгән чүп аеру полигоны барыбер яхшырак икәнен аулау әллә ни кыенлык тудырмый, шулай бит!

Әле бит шушы чүп тауларында тукланучы алай гына да түгел, шушы сый-нигъ- мәттә үрчеп, үзләренең колонияләрен зурайтканнан-зурайта барган күсе, карга, төлкеләрен дә исәпкә алырга кирәк. Күпме дәрәҗәдә сәламәтлеккә зыянлы микроблар таратыла алар тарафыннан. Шул ук 80нче елларга кайтсак, бары грипп эпидемиясе белән генә урынга егыла иде халык. Ә хәзер ел саен ничә генә төрле чир белән авырмыйбыз. Әйтик шул ук укшып, хәл китеп өчәр көн башны урыннан күтәрә алмый яту. Әй, ел саен була торган эпидемия бит ул дип кенә куябыз.

Ә галим орнитологлар, ветеринарлар чаң кага. Шул колонияләрен зурайта барган каргалар, борчадан котылу өчен һәм ояларын җылы тоту өчен, күптәннән үз ояларына тәмәке төпчекләрен салып куярга өйрәнде инде. Ә алар күпме дәрәҗәдә тирә-якка зыян салып яталар. Бу галимнәргә билгеле, тик без генә ишетергә теләмибез.

Илдә башланган чүп реформасы әлеге проблеманы берникадәр хәл итә башлады, дип саныйм. Әле ел башында гына чүп контейнерлары тулып, төрле кош-корт, йортсыз сукбай этләр, мәчеләр тарафыннан туздырыла килде. Ә хәзер Арчада чүп контейнерларын көненә ике тапкыр бушата башладылар, һәм, билгеле инде, Арча халкы иртүк торып эшкә кузгалганда бөтен ишегалдын тутырып чәчелеп яткан чүп юкка чыкты. Әйе ишегалларыннан чүп проблемасы юкка чыкты. Тик мәсьәлә хәл ителмәде әлегә. Чөнки физика кануны буенча: “Бер нәрсә дә бардан юк булмый, юктан бар булмый”. Шуңа күрә райондашларга күперне чыгып беткәнче, ныклап уйларга кирәк, минемчә, һәм аңышырга: без әлегә күпернең уртасында торабызмы, әллә чыгып бетеп киләбезме инде?

 

Зиннур Тимергалиев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International