– Сезгә, булачак журналистларга, тормышта төрле хәлләргә очрарга туры киләчәк, – дигән иде без хөрмәт иткән остазыбыз Җәүдәт Акчурин. – Сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк бер киңәшне истә тотыгыз. Менә сез урынга барасыз, мәсьәләне ачыклап, блокнотыгызны тутырып кайтасыз. Ә газетага язганда блокнотның яртысында язганнарны гына файдаланыгыз. Ни өчен шулаймы?
Менә сез тәнкыйть материалы язасыз. Ә тәнкыйть конфет түгел, аны бар кеше дә, бигрәк тә җитәкчеләр күтәрми. Газета чыкканнан соң тәнкыйтькә эләккән кеше тузгып килеп керә, фәлән-төгән итәм, ди. Сез шыпырт кына моңа блокнотның икенче өлешендә язылганнарны күрсәтәсез. Шуннан әтәчләнеп килгән кешенең кикриге шиңә дә төшә инде.
...Бервакыт бер оешманың эшчәнлеген хәйран гына тәнкыйтьләп фельетон яздым. Алай бик усал да кебек түгел иде инде, әмма җитәкчесенең җенен чыгарган бу.
Беркөнне баш мөхәррир бүлмәсендә ниндидер тавыш купты (безнең бүлмәләр янәшә). Мөхәррир: “Ильяс, монда кер әле!” – дип стена шакылдата. Керсәм, теге фельетонга эләккән җитәкче авызыннан төкрекләр чәчеп безнең тетмәне тетә.
– Сезнең өстә кем утыра? – ди бу түшәмгә күрсәтеп (Казандагы хуҗаны сорый, янәсе).
– Аллаһы Тәгалә! – диде мөхәррир. Теге аңлаганмыдыр бу сүзләрнең
мәгънәсен?
– Анда тирләп-пешеп чәй эчеп утыралар дип язгансың! – дип һөҗүмен дәвам итә бу. Башка әйбер белән сыйланып утыралар иде, дип дөресен язсаң ни булыр иде?
Минем дә түземлек бетте. Калын блокнотны алып кереп аның икенче өлешендәге кайбер “матур эшләре” турында укып күрсәтергә туры килде үзенә. Шуннан ток суктымени – кулын селтәп тиз генә чыгып тайды бу.
Ильяс Фәттахов