Әллә ничек башланып китте әле бу искечә Яңа елның беренче көне. Безнең район өчен кайгылы көнгә әверелде ул.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Яңа Кенәрдә янгын

14 гыйнварда иртән эшкә килү белән шундый хәбәр килеп иреште. Соңрак билгеле булды: Дамир Каюмовның вагонка ясый торган цехы тулысынча янып беткән. Кешеләргә зыян килмәгән, шулай да матди яктан зур югалту.

Андый чакта сөйләшәсе дә килмәс инде, дип шикләнеп кенә булса да Дамирның үзенә шалтыраттык. Бу борчу аны аяктан екмаган, 26 яшьтә генә булса да, сөйләшүеннән үк нык ихтыярлы кеше икәне күренеп тора.

– Юкәдән вагонка ясый торган зур цех иде. 20дән артык кеше эшләде. Дүрт ел төзедек, бер ел элек тулы көченә продукция җитештерә башлаган идек. Янгынның сәбәбе – цехтагы электродвигательдә. Иң мөһиме – берәүгә дә зыян килмәде. Ә цехны яңадан торгызабыз аны, – диде ул.

 

Кенәр юлында

Бу хәбәрдән айнырга да өлгермәдек, Арча үзәгеннән Мелиораторга таба кычкыртып каты тизлек белән ашыгыч ярдәм, артыннан полиция машинасы чапты. Эчкә шом керде: тагын нәрсә булган? Шикләнүебез хак булып чыкты – Өчиле белән Яңа Кырлай арасында авария, “Рено-Дастер” һәм “Тойота” машиналары бәрелешеп, 3 кешенең гомере өзелгән, тагын өч кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган.

Бераздан Кенәр юлындагы авариядә Ашытбаштан ике кеше һәлак булуы турында белдек. «Тойота» машинасын йөртүче Ашытбаштан 53 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтдинов Арчадан авылга кайтышлый пассажирлар алган. Биш кешенең берсе авылдашы 33 яшьлек өч бала анасы Алисә Сибагатуллина. Алар икесе һәм тагын бер пассажир, Казаннан Яңа Кенәргә кунакка кайтучы 1956 елгы Илфат Галимуллин һәлакәт булган урында үлә.

Авария сәбәпләрен ачыклау буенча хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Ашытбашка бардык

Нәкыйп күптәннән инде мәктәп автобусында эшләгән, Акчишмә белән Наратлыктан балалар йөрткән. Бу көнне дә ул балаларны мәктәпкә алып килгән дә, үз машинасына утырып, Арчага путевкалар тапшырырга киткән.

– Ул юлда бер кешене дә калдырмый иде. Кызу йөрмәде, “үлемнәренә ашыгалардыр инде”, дип башкаларны ачулана иде. Чиста, пөхтә, ипле, бик яхшы кеше булды. Каты бәрелмәде, һәрчак миңа булышып йөрде. Соңгы вакытта гел Хәлимә, Хәлимә дип кенә торды. Моңа әни дә игътибар итте. Хатыны булгач әйтәдер, дип кенә уйладым. Әллә күңеле нидер сизенгән инде, – ди хатыны Хәлимә.

Алар Нәкыйп белән соң гына өйләнешеп, 12 ел тату гомер иткәннәр. Хәлимәнең Балтачта гаиләләре белән ике улы яши икән. Атна саен диярлек шуларның хәлләрен белергә барганнар. 81 яшьлек әнисен дә карашкан, бик ихтирам иткән. Әнисе бүген дә өйгә кайтмагач кына аның үлеменә ышанган.

Алисәләрдә дә булдым. Капка төбендә үк ире Айрат белән очраштым. Ул әле шок хәлендә, Алисәсенең үлеменә ышанып бетми. Ничек инде ул аны, 7, 6 сыйныфта укучы ике улын, 2,5 яшьлек кызын ятим калдырып китә ала?

– Бик яшьли өйләнеште алар. Айрат Арчага йөреп эшли. Алисә авылда. Башта почта бүлекчәсен җитәкләде, соңгы вакытта мәдәният йортында җыештыручы иде. Ут кебек ул, җитез, өлгер, нәрсә кушсаң, шуны эшли, Айрат белән бергә спектакльләрдә уйнап йөрделәр, зур итеп йорт салып чыктылар, тик... күчәргә генә өлгермәделәр, – диде безне озатып йөргән авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсәенова.

Алисәнең үз әнисе Резеда ханым урын өстенә яткан иде. Ай бу бала хәс-

рәте. Берәүгә дә күрергә язмасын, күргәннәргә Ходай сабырлыклар бирсен. Кайнанасы Гөлсинә ханым тыела алмый елый, шулай да түзәргә тырыша. Алисә дә, улы да, оныклары турында да уйлап, башы тубал булгандыр инде аның.

– Бик матур, тату яшәдек. Бөтен күршеләр шулай әйтер, – диде ул. – Балаларны берәүгә дә бирмим, үзем тәрбиялим.

– Болай да әбиләре белән үсте инде алар. Айрат та, Алисә дә гел эштә бит, – диде Ясминур. – Уллары Наил белән Фәнил әниләре юклыкны аңлый инде, ә Сиринә ишек төбеннән китмәгән, кеше кергән саен “әни кайтты”, дип каршысына йөгерә икән.

Ике малайдан соң кыз буласын белгәч, бик сөенгән булган Алисә. Көтеп алынган бала булган ул.

– Әле балалар туганнарда. Әниләре белән хушлашырга чакырасы булыр инде, – диде Айрат.

Авыр тойгылар белән кайтып киттем мин Ашытбаштан. Ходаем, аларга сәламәтлек, сабырлык бир. Бу сабыйларны үстереп аякка да бастырасы бар бит.

 

Түбән Атыда

14 гыйнвар көнне хәс- рәтләр моның белән генә дә тәмамланмаган булып чыкты. Кичке якта Түбән Атыда яшәүче Хөснетдиновлар хуҗалыгында сарайда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Терлекләре белән (өч баш) сарай янып беткән. Ялкын йорт чормасына күчеп шактый зыян салган. Арчадан янгын сүндерү машиналары килеп җитмәсә, “Игенче” хуҗалыгы техникасы ярдәмгә килмәсә, йорт та янып бетәр иде. Ярый әле янгында кешеләргә зыян килмәгән. 

– Арчадан янгын сүндерү машиналары вакытында  килеп җитүе коткарды. Үзебезнең “Игенче” ширкәтеннән дә ике трактор елгадан су ташып торды. Авыл җирлеге карамагындагы өч тонналы су савытының  әзер торуы да ярдәм итте, – диде Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резедә Батталова.

Бу борчу-хәсрәтләр кабатланмасын, елыбыз тыныч үтсен инде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International