Арча ягы – данлыклы Казан артының үзәге, татар халкының тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы як. Арча җире талантларны күпләп бирде. Халык мәгърифәтчеләре Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай, язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов һ.б. безнең горурлыгыбыз.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Арчалар тарихи мирасны күз карасыдай саклый. Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин бу өлкәдә үзеннән иң зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Районның кайсы гына почмагына барсаң да аның ярдәме белән төзекләндерелгән, төзелгән, торгызылган объектларны күреп сөенәсең. Кунаклар районның тарихи урыннарында, мәчетләрдә, мәктәпләрдә, музейларда булдылар, киләчәктә туристлык маршрутын тагын да камилләштерү турында фикер алыштылар.
Ильяс Фәттахов