Кышкы каникул вакытында да Вакыйф Харисов профсоюз әгъзаларын тынычлыкта калдырмый. 6 гыйнварда Ашытбаш мәктәбенә чыгып киттеләр

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Ә Ашытбаш мәктәбе җитәкчесе Рәмизә Кавиева ачык йөз, кайнар чәй белән кунакларны каршы ала белә.

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шахмат, шашка ярышларының ни өчен нәкъ менә Ашытбаш мәктәбендә үткәрелүенең сәбәбен әйтте.

– Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат уйнау өчен база бар, – диде ул. –  Мин Арчадан үзем белән бернәрсә дә алып килмәдем. Сәгате дә, шахмат, шашка такталары да – бар да бар монда.

Иң мөһиме – шушы уеннарны җиренә җиткереп оештыручы Сөләйман Галиуллин белән Наил Сабирҗанов бар монда! Иң башта зоналарда 130лап профсоюз әгъзасы шашка, шахматта осталыкларын сынады. Соңыннан иң-иңнәр (барысы 24 уенчы) Ашытбашка җыелды. 

– Кайберләре килә алмады, – диде профсоюз лидеры. – Кайсы авырта, кайсының вакыты юк... Барлык мәктәп директорлары да спортның әһәмиятен аңласын иде. Арада вакыт юкка сылтаучылар, әһәмият бирмәүчеләр дә бар.

Сөләйман Галиуллин ярышларны каты тота. “Базар ясауны” өнәми. Кисәтеп куя. Дөрестән дә, шахмат, шашкада төгәллек кирәк. Бераздан ярышлар көйләнеп киткәч, Сөләйман Галиуллинның күңеле булып: “Тәртип урнашты, аңладылар”, – диде.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оештырылган 10 төрле ярышның инде күбесе үткәрелде. Башлангыч профсоюз оешмалары командалары ату, дартс, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча ярыштылар. Инде менә шахмат, шашка уеннары бара. Тагын чаңгы, волейбол, йөгерү буенча көч сынашасы кала. Уку елы ахырында башлангыч профсоюз оешмалары арасында нәтиҗә чыгарыла. Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга бүләкләр бирелә. Спортта кемгә нәрсә кирәк – шуны алачаклар. Шахмат уеннарында 1нче урынны алган Яңа Кенәр мәктәбе командасының өметләре зурдан: алар еллык нәтиҗә буенча өчлеккә керергә исәпли! Физкультура укытучысы Зөлфәт Хәйруллин, физик Таһир Сәмигуллин, инглиз теле белгече Айгөл Сабирова, афәрин, оста уйнадылар.

– Иске Чүриле мәктәбеннән оста уенчы Гәүһәр Сәйфуллина ярышка ниш-

ләп килмәде икән? – дип тә юксындылар.

Шурабаш мәктәбеннән укыту буенча директор урынбасары, география укытучысы Илһамия Хафизовадан: “Каян шулай оста итеп шахмат уйнарга өйрәндегез?” – дип сорадык. “Балачактан әти (Рәхимҗан) белән шахмат уйный идек, – дип сөйләде Илһамия ханым.

– Әти механизатор булып эшләде. Волейбол да уйнарга яратам. 5нче сыйныфтан волейбол уйныйм”. Ә Мөрәледән Рәзил Нәбиуллин үзенең шахмат уйнавының сәбәбен Сеҗе мәктәбендә укыткан Үзбәк Кәримович мәктәбеннән күрә.

Уеннар тәмамлангач, җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга бүләкләр, дипломнар бирелде. Шахматта Яңа Кенәр мәктәбе командасы – 1нче, Кәче – 2нче, Арчаның 6нчы мәктәбе командасы 3нче урынны алды. Шашкада Кушлавыч мәктәбе командасы – 1нче, Ташкичү – 2нче, Кәче мәктәбе 3нче урынга лаек булды. Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы, оста шашкачы, тренер Хәйдәр Зәйнуллин ул көнне Укучылар сараенда оештырылган ярышларда иде. Нишләп юк иде икән, дип аптырамагыз.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International