Юбиляр Арчада яшәүче Тәслия Насыйбуллина түрдә утыра иде. Туган көнен билгеләп үтәргә дип балалары зурлап өстәл әзерләгән.
– Без бик күп бит. Һәрберебез берәр нәрсә алып килсә дә өстәл тула, – диләр.
Тәслия апа берүзе яши икән. Әмма ялгызлыкны сизми дә, чөнки балалары көн саен янында. Дүрт ул, бер кыз үстергәннәр. Барысы да Арчада яши. Дүрт улы да “Сельхозтехника”да эшләгән, әтиләре кебек кул эшенә осталар. Кирәк икән балта эшенә дә алыналар, түбә дә ябалар. Төпчек һәм кыз бала буларак Рузия Тәслия апаның күңеленә аеруча якын. Ул беркөн килми калса, нәрсәдер җитмәгән кебек була Тәслия апага.
– Әни безне бик дус итеп үстерде, – ди Рузия.
– Аерым яшәсәк тә, бер-беребез белән әле дә якыннан аралашып, бер гаилә кебек без. Киленнәрне дә, бердәнбер киявен дә якын итә әни. Һәрберебез аны үзендә яшәргә чакыра, юк, үз нигеземнән китмим, ди. Безгә дә рәхәт әле, һәрчак туган, үскән йортыбызда. Әти 23 ел элек 70 яшендә вафат булды.
Тәслия апа үзе ике сүзнең берендә горурланып “балаларым”, ди.
– Балалар кечкенә вакытта җиңел булмады инде, – ди.
Бирәзәбаш авылы кызы ул. Колхозчылар гаиләсендә туа. Башлангыч сыйныфларда гына белем ала, укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый. Сугыш елларында өлкәннәр белән бергә колхозда эшли. Сугыштан соң Арча крахмал заводына урнаша. Һәм гомер буе эшләп шуннан лаеклы ялга да китә. Әсхәт абый белән гаилә кора, балалары туа.
– Әти дә, әни дә сменалы эштә. Өйдә үзебез генә калабыз. Үзебез ашарга пешерергә дә өйрәндек. Коедан зур бидон белән су ташый идек. Ул вакытта кыен булса да, тормышта барысының да кирәге чыкты. Хәзер әнә ризыгын да әзерлибез, гадәт буенча суны да чишмәдән генә алып кайтабыз. Өйдә краннан агып торса да, – диләр Тәслия апаның уллары Фоат, Фәнис, Рафис, Ренат.
Туган көне белән котларга да барысы җыелган иде. Соңрак оныклар килде. Тәслия апаның җиде оныгы, алты оныкчыгы гына бар.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева