Төрле министрлыклар, фонд, идарә, агентлык, институт белгечләре тарафыннан районнарның икътисад үсеше буенча җитди мәсьәләләр карала, алар кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булалар, эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларны күтәрәләр. Әнә шундый очрашу булды безнең районда да.
Соңыннан район башкарма комитетында нәтиҗә ясалды. Эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары аңлатылды.
Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы булырга тиеш һәм ул очрашулар ел агымында дәвам итәчәк.