Узган атнада Арчада корея милләтеннән булган кызлар йөрде.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кызлар Арча үзәгендә генә түгел, хәтта шәһәр читендә урнашкан урамнардагы йортларга да кереп йөргән.

Чит милләт вәкилләрен халык арасында күрүчеләр байтак булып чыкты. Араларында бер егет тә бар икән. Бер танышым аралашкан да булып чыкты үзләре белән.

— Әбәткә дип кенә кайткан идем, ишек янында кешеләр күреп чыксам, японнарга тартым йөзле 5 кыз басып тора. Үзләрен Кореядан дип таныштырдылар. “Без туристлар, мәдәниятне өйрәнәбез”, — диләр. Аннан соң башка сорауларга җавап бирә алмадылар, аңламыйлар. Һәрберсенең кулында үзләренә кирәк сораулар рус һәм үз телләрендә язылган кәгазь бар. Миннән чәй, яшемне, исемемне сорадылар. Тагын ниләрдер сөйләнделәр, тик тел белмәгәч бер-беребезне аңлап булмый бит. Аптырагач, инглиз телен беләсезме, дип сорадым, белмиләр. Тагын бер җөмләләре истә калган: “Христос сине ярата”, — диләр. Россия булгач, аларда бөтен кеше Христоска табына дип күзалланадыр бәлки. Тагын шунысы аптыратты, кулларында телефон ише әйбер күрмәдем, – дип сөйләде ул.

Үткән ел җәй шундый йөз-кыяфәтле кызларны Шәрык бистәсендә Халидә Фәйзрахманова да күргән. Алар да аңлаша алмаган. Тел дә белмәгәч, чит милләт халкы Арчада нишләп йөри икән? Гаҗәп хәл. Быел Арча үзәгендәге бер кафеда “Казан арты” музее Шәфигулла Гарипов та күргән үзләрен, музейга чакырган. Тик кермибез дигән кунаклар. Мәдәниятне өйрәнүнең үзәге бит инде, югыйсә. Бәлки аларның мәдәният дигәне халыкның яшәеше-көн күрмеше белән танышудыр. Татарлар арасында да чит җирләргә барып халыкның яшәеше белән танышып йөрүчеләр байтак. Әнә, хезмәттәшебез Гөлзия Нәбиуллинаның улы белән килене җәй саен чит җирләргә чыгып сәяхәт итә. Эльза Нәбинең сәяхәтләре турындагы язмалары Интернет челтәрендә күп. Райондашларыбыз арасында да бар андый сәяхәтчеләр. Арчада яшәүче Фәридә Фәйзуллина тормыш иптәше белән машинада хәтта тундрага кадәр барып җиткән, төньяк балкышын күрү дә насыйп булган үзләренә. 10 ел сәяхәт итәләр икән. Беренче тапкыр Интернет челтәре аша сәяхәт итүчеләр табып танышып юлга чыгып киткән булганнар. “Көньяк Уралны өйрәнеп беттек инде, нигездә, төньякка йөрибез. Аю да күргән булды, Таганай тавында яныбызга төлке дә килде. Гомумән, җәнлекләр еш очрый. Үзең тимәсәң, кешегә тими алар. Сәяхәткә чыгар алдыннан Интернет челтәрендә язабыз, шуны күреп кушылучылар да бар, үзебез дә төрле сәяхәтче төркемнәрен карап барабыз. Без кеше яши торган җирләргә бармыйбыз. Кайчак өчәр көн кеше очратмаган чаклар була. Нигездә, сәяхәт иткәндә Интернет, телефон тотмый, рәхәтләнеп ял итәбез. Чөнки бүгенге тормышта барлык уңайлыклары булган яшәү шартларына җайлашып беттек, сәяхәткә барып кайткач, ул уңайлыкларның кадере тагын да арта. Табигатьтән көч алып, эшкә дәрт белән әйләнеп кайтабыз. Үзебезнең машина белән йөрибез, ирем автосервиста эшләгәнлектән, машинаның төзеклеген тикшереп тора. Чыгып киткәнче иң элек маршрутны өйрәнәбез. Сәяхәт аз чыгым сорамый, әлбәттә. Без күп вакыт команда белән барабыз, юл һәм яшәү чыгымнарын бүлешәбез. Командада барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спортны, туризмны яратучылар. Авыр, кыен булмаган сәяхәтләргә балаларны да алып баргалыйбыз”, — дип сөйләде үзе булган җирләрне Инстаграм битендә күрсәтеп баручы сәяхәтче Фәридә.  Шул ук вакытта автостоп дигән ысул белән юлларда очраклы машиналарны туктатып утырып чит илләрне гизүчеләр дә аз түгел яшьләр арасында. Аларның юлы күп очракта бушлай да булырга мөмкин. Чөнки мәрхәмәтле машина йөртүчеләр арасында туристлардан акча алмаучылары да күп икән. Ә Корея кызларына килгәндә, Арчадан соң алар Әтнәгә дә барган булып чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Күршеләрдә кызлар туган як музеенда, мәктәптә булган. “Шунысы кызык, аларның берсе — студент, икесе әле мәктәптә генә укый. Ә инде, инглиз телен дә оста белмәгән һәм урыс телен гомумән диярлек белмәгән хәлдә, чит илгә аяк басулары, алай гына да түгел, татарлар белән танышырга теләп Олы Әтнәгә килүләре — гаҗәпләнерлек хәл”, — дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Җәй дә, кыш та безнең якларга килгәч, димәк, Казан арты төбәге ошый үзләренә дип уйларлык нигез бар. Ләкин, безнең халык һәрхәлдә, инглиз телендә ипи-тозлык та аралаша алмаган килеш күз күрмәгән якларга сәфәргә чыгып китми инде. Бер дә булмаса, тәрҗемәче эзли ул. Ә болар адаша калса ярдәм дә сорый алмый бит. Ни булса да, ниятләре изге булсын да, яшәешне кызыксынып кына күзәтеп йөрсеннәр. Өлкәннәр әйтмешли, хәерле булсын...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International