Белешмәлек Татарстан Республикасында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2019 елның 27 декабрендәге 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүне, өстәмәләрне, премияләрне һәм башкаларны да кертеп), әлеге чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) тулысынча үтәгән хезмәткәргә МРОТ күләменнән түбәнрәк була алмый.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәгән хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы МРОТта (аена 12 130 сум) билгеләнгән күләмгә җитмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән күләмгә җиткерергә кирәк.

Хезмәткәрләргә хезмәт хакын МРОТта билгеләнгән күләмгә җиткергәндә, махсус һәм зарарлы шартларда яки төнлә эшләгән өчен түләүләр исәпкә алынмый.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме буенча дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәгән (хезмәт бурычларын үтәгән), хезмәт хаклары хезмәт өчен түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк булган хезмәткәрләр, үз хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Белешмә өчен:  Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы «Хезмәт законнарын һәм хезмәткә хокук нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу»

 

 Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясының 6 өлеше нигезендә хезмәт хакын, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында башкарыла торган башка түләүләрне тиешле вакытта түләмәгән яисә тулысынча түләмәгән өчен, әгәр бу гамәлләргә  карата җинаять җәзасы каралмаган булса, яисә хезмәт хакы хезмәт законнарында каралган күләмнән кимрәк күләмдә билгеләнсә-

вазыйфаи затларга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр, юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга - бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга - утыз меңнән  илле мең сумга кадәр административ штраф салына яисә кисәтү ясала.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясының 7 өлеше нигезендә элегрәк шундый ук хокук бозулар өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан 5.27 статьяның 6 өлешендә каралган административ хокук бозулар өчен, әгәр бу гамәлләргә карата җинаять җәзасы каралмаган булса, -

вазыйфаи затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салына яисә бер елдан өч елга кадәр дисквалификация ясала; юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы затларга - ун меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International