2020 елның 22 гыйнварында Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.
Семинарда Арча, Әтнә,Балтач,Биектау,Кукмара, Мамадыш,Балык Бистәсе, Саба,Лаеш,Питрәч,Теләче районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Арча муниципаль районы мәктәпләрендә узды.
Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Хәбир кызы Гыйзатуллина,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лилия Минулла Гиниятуллина кызы чыгыш ясадылар.Семинарга югары бәя куелды.