Тормыш ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татыган өлкән буын кешеләре бүгенге рәхәтлекләрне күреп сөенеп бетә алмый, алар булганга шөкер итеп яшәргә өйрәнгән. Айван авылында яшәүче Тәвилә әби Кәримуллина да “Дөньялар бик рәхәт, сугышлар була күрмәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын!” – дип еш кабатлый.
Колачы авылында туган кыз алты яшендә әтисез кала. Гаиләдә өч бала, балаларга да тормыш йөген өлкәннәр белән бергә тартырга туры килә. Әнисе бик тырыш кеше була, колхоз эшеннән бушаган вакытларында кешеләргә өй юа. Бер елны 13 өй юа ул. Тәвилә аш пешерергә кычыткан, мичкә ягарга салам, ат тизәге җыя.
Сугыш башланган көнне яхшы хәтерли Тәвилә әби. Ир-егетләр фронтка китә, абыйсын да алалар. Башта яманаты чыккан Суслонгерга эләгә. Анда нинди газап чиккәннәрен хәзер ишетеп беләбез. Әнисе алты айга алты тапкыр шунда бара, соңгысында җәяүләп. Бу хәлләрне күз алдына китерүе дә кыен.
Колачыдагы аяк киемнәре тегү артеленә эшкә керә кыз. Ун ел аяк киемнәре тегә. Шунда булачак ире Мидхәт белән таныша, кияүгә чыга. Айванда тавыклар, терлекләр карый. Өч бала үстерәләр.
Тәвилә әби олы кызы Альмира белән яши. Альмира Гатауллина – районда билгеле шәхес, озак еллар Айван мәктәбе директоры булды, хәзер районның хатын-кызлар советын җитәкли. Илшат балалар укыта, Айван мәчетенең имам-хатыйбы. Илфира район үзәк хас-
таханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
20 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев Тәвилә әбине 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Алар өендә рәхәт, җылылык бөркелеп тора. Ачык, киң күңелле кешеләр. Тәвилә әбигә дә, күз тимәсен, әле ул яшьне бирмисең дә аңа. Кадер-хөрмәттә яши ул. Бәхетле әбинең 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Тагын шулай озак еллар шатланып яшәргә язсын үзенә!
Ильяс Фәттахов