Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гимназиям — әнкәй кочагы
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Гимназиям — әнкәй кочагы
Үткән пәнҗешәмбедә Арчаның 5нче гимназиясе үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева катнашты. Гимназиянең элекке директорлары, ветеран укытучылар, бергә хезмәттәшлек иткән оешмалар вәкилләре, иганәчеләр, ата-аналар хөрмәтле кунаклар булдылар.
Бәйрәм иртәдән үк башланды. Матур итеп тезелгән кадетлар сыйныфы егетләре гимназия ишеген ачып кергән һәркемне: “Котлыйбыз!” – дип сәламлап каршы алды. Күңелләрдә бәйрәм рухы әнә шуннан кузгалды. Гадәти дәресләр арасындагы тәнәфесләр бүген бөтенләй башка иде. Кыңгырау чыңлауга укучылар дәррәү актлар залына юнәлде. Һәр сыйныфның бәйрәм белән котлау чыгышы бар иде. Ул берничә тәнәфестә дәвам итте. Ә уку алдынгылары, гимназия тормышында актив балалар аерым җыелды. Аларга рәхмәтләр әйтелеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бигрәк тә район оешмаларыннан (“Бердәм Россия” партиясе, спорт, Укучылар сарае һ.б.) килгән вәкилләрнең, җылы сүз әйтеп, кул кысып, бүләк бирүләре укучыларны рәхәт бер дулкынландырып, яңадан-яңа эшләргә җилкендерде.
Юбилейга һәр сыйныф аерым бер темага багышлап үз брошюрасын чыгарган, махсус папкалар әзерләгән. Укытучылар җитәкчелегендә укучыларның гимназия тарихын чагылдыручы үтә дә әһәмиятле байлык туплауларын еллар үткәч ачыграк төшенәсең әле. Берәүләр медаль ияләре, күренекле укытучыларның фотосүрәтләрен, алар турындагы мәгълүматларны аерым папкага тупласа, икенчеләр солдатларны барлады, өченчеләр спортчылар, җырчы, биюче, нәфис сүз сөйләүчеләргә һ.б. багышлап кызыклы брошюралар әзерләде. Моны гимназиянең үткәннәре һәм бүгенгесе — тарихы дими ни дисең инде?! Районның тәҗрибәле фотографы Рәмзия Лотфуллинаның гимназия тормышын чагылдыручы фотосүрәтләрне туплап, китап чыгарырга тырышып йөрүен дә әйтеп үтәсе килә.
Гимназиянең йөзе, әлбәттә, капкасыннан, диварыннан башлана. Килешерсез, 5нче гимназия директоры Шәфигулла Гариповта чын хуҗаларга хас бөтен сыйфатлар бар. Һәр уку йорты бары тик үзенең укучысы белән генә мактана ала, чөнки ул аның хезмәт нәтиҗәсе. Тәртипле, акыллы, сәләтле балалар тәрбия-ләгән мәктәп, гимназия укытучылары белән горурлана. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район хакимияте, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларын алган укытучылар, сәләтле балаларның чыгышлары гимназиянең асылын ачты да бирде. Иң элек бәйрәмгә җыелганнар сәхнәгә конферанс ролендә чыккан Марат Мәгъсумовка сокландылар. Ул төз озын буй, үзен итагатьле, иркен тотуы, зәвык белән киенүе, матур тавышы, каушамыйча тыныч кына сөйләве — менә ул гимназиянең йөзе! 11нче сыйныфка җиткән егет кайда шулай тәрбияләнгән? Әлбәттә, гаиләсендә һәм 5нче гимназиядә. 2006 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, педагогика көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, бүген югары белемен дәвам итүче Рамил Динмөхәммәтовның үзен иркен тотып, һәрберебезне елмаерга мәҗбүр итеп, матур итеп килештереп җырлавын тыңлаганда гимназия генә мондый сөйкемле егетләрне тәрбияли ала торгандыр дип уйлап куясың. Нәни генә кызчык (2нче сыйныф) Диләрә Булатованы күр син, сәхнәгә чыгып, чиста татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләп җибәрде, исләребез китеп тыңлап утырдык. Алып баручы Алсу Галәвиева (музыка өлкәсендә өстәмә белем бирүче педагог) Диләрәнең уңышларын тезеп китте, көчкә тыңлап бетердек: нәфис сүз, конферанс номинацияләре буенча чыгыш ясап, республика күләмендә үткәрелгән “Дулкыннар”, “Ватан”, “Йолдызлык” бәйгеләрендә призлы урыннар, Россия күләмендә оештырылган Г. Тукай исемендәге шигырь конкурсында һәм Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән “Рамазан” бәйге-фестивалендә беренче дәрәҗәле диплом, Г.Ахунов исемендәге премиягә ия булган кызчыгыбыз ул безнең. Диләрәнең генә түгел, укытучыларның да хезмәте, уңышы бит бу! Андый тырыш, сәләтле балаларны бик рәхәтләнеп әйтеп китәсе килә. Илүзә Җәләлетдинованың (11нче сыйныф) үзе язган шигыре республика шигырь язучылар бәйгесендә призлы урын алып, “Илһам чишмәсе” китабына кертелгән. Бүген дә ул гимназиягә багышланган шигырен укыды.
Бәйрәмне алып баручының:
Гимназиям — синфәннәр учагы,
Безнең өчен әнкәй кочагы,
дип, бәйрәмне дәвам итүе очраклы түгел. Уку йортын әнкәй кочагына тиңләп була, якын итсәң, яратсаң гына. Чаңгы спортын сөюче, һәрвакыт призлы урыннарны алучы Алмаз Фазылҗанов белән Эльвира Ибраһимованың кыш җитсә район, республика ярышларыннан кайтып кергәннәре дә юк. 5нче гимназияне тәмамлаган Рамил Дусекеевның гер күтәрү буенча 2009 елда бөтен дөньяга танылуы турында да дәшми каласы килми. Уку алдынгылары турында да бик озак сөйләп булыр иде.
Бала уңышы укытучының да уңышы. Математик Гөлсирә Гыйльметдинова, географ Наҗия Хөсәенова, җәмгыять белеменнән Валентина Гарифуллина, тарихчы Гөлнара Әхмәтханова, татар теле һәм әдәбиятыннан Эльмира Газизова, Гөлүсә Гыйниятова, Әлфия Рафикова, рус теле һәм әдәбиятыннан Фәрзия Галимҗанова, башлангыч сыйныф укытучылары Светлана Галимова, Дилбәр Гарифуллина, физкультура укытучысы Зөфәр Ильясов һ.б. — барысы 63 педагог балаларга белем, тәрбия биреп, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алып, биниһая зур эш башкаралар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Вәлиева гимназия ачылганнан бирле бөтен көчен, энергиясен яраткан хезмәтенә багышлый. Юбилей кичәсендә аларның хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.
Ул көнне гимназиядә зур күргәзмә эшләде. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе урындык, тәрәзә рамнары тәкъдим итсә, Гайнетдиновалар — рәсем, кулланма әсбаплар, Ефремовлар — картиналар. Йолдыз Салихова белән Айгөл Шакированың рәсемнәре кунакларда шулай ук зур кызыксыну уятты.
Гомумән, гимназия коллективы бәйрәмгә бик нык әзерләнгән, искиткеч зур хезмәт куйган. Менә шуннан коллективның, җитәкчесенең ничек эшләгәне күренә дә инде. Бу үзенә күрә эшләнгәннәргә нәтиҗә ясау да.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз