Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тормыш юлын парлап үтегез
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Тормыш юлын парлап үтегез
Җомга көн җиттеме, ЗАГС урнашкан бина каршысына бизәлгән машиналар тезелә. Кияү белән кәләш кулга-кул тотынышып тантана булган урынга юнәлә. Мендельсон маршы яңгырый. Гомер-гомергә бер-береңә терәк булып, иңне-иңгә куеп атларга вәгъдәләр бирелә. Шулай итеп ике яшь кеше яңа тормыш юлына аяк баса.
Икесе ике мохиттә тәрбияләнгән бу парны алда нинди сынаулар көтә? Алар моңа әзерме? Никахлашуның асылы нидә? Узган атнада шушы сорауларга җавап алу, алдагы көннәрдә тормыш юлларын бергә кушарга җыенган булачак яшь гаиләләр белән очрашып, иң мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аңлашу, киңәшләшү максаты белән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Гаилә тормышы нигезләре” дигән клубның беренче дәресе үткәрелде.
Бу дәрескә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Ринат Һидиятов, Арча үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Галия Әхмәдуллина, имам-хатыйб Рәмис хәзрәт, халыкны социаль яклау идарәсе психологы Инна Нурмиева чакырылган иде.
— Акның карасы, айның кояшы, көннең төне булган кебек, сезнең дә сайлап алган парларыгыз бар. Алда сезне озын тормыш юлы көтә. Өйләнешкән көннән сезнең шатлыкларыгыз, мәшәкатьләрегез, борчу-хәсрәтләрегез дә уртак була. Тормышыгыз мәхәббәткә корылсын, сөеп-сөелеп, бер-берегезне аңлап, юл куеп, кирәк чакта сабыр да булып яшәгез, — ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Фатыйхова.
Имам-хатыйб Рәмис хәзрәт тә яшьләргә киңәшләрен бирде, теләкләрен җиткерде. “Хатын-кыз кабыргадан яратылган, турайтам, дип сындыра күрмәгез, сак булыгыз. Хатын-кызларга да ирләренә карата игътибарлы булырга кирәк. Тигез, матур гомер итегез, миһербанлы балалар үстерегез. Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын”, — диде ул.
“Кызлар бик әйбәт. Каян чыга усал хатыннар?” — диләр шаяртып. Чыннан да, очрашып йөргәндә бер-береңне аңлыйсың кебек. Ә бергә тора башлагач төрле мәшәкатьләр, гаилә низаглары килеп туа. Бу очракларда нишләргә? Ничек бер-береңнең хәтерен калдырмыйча уртак фикергә килергә? Психолог Инна Нурмиева әлеге сорауларны яшьләрнең үзләренә бирде. Табибә Галия Әхмәдуллинаның кәләшләргә — булачак әниләргә әйтер сүзе бар иде.
— Гаиләне планлаштыру бүлегенә килегез, без һәрчак сезгә ярдәм итәргә әзер. Табибларның максаты — һәр ананың сау-сәламәт бала табуы, — диде ул һәм киңәшләрен җиткерде.
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Ринат Һидиятов та авырлыклар алдында югалып калмаска, сынауларны уртак тырышлык белән җиңеп чыгып, гаилә ныклыгын сакларга, бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында әйтте. “Киңәш бирүчеләр күп була, үзегезгә кирәклесен сайлап ала белегез”, — диде ул.
“Гаилә тормышы нигезләре” клубының беренче дәресе әнә шулай кызыклы һәм яшьләр өчен файдалы үтте. Киңәшле эш таркалмас, диләр. Гаилә кору җитди эш. Киңәшләргә колак салу беркайчан да зыян итми. Бәхетле булыгыз, яшь парлар!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз