Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Вакытыгыз югалмый, акча азрак китә
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Вакытыгыз югалмый, акча азрак китә
Һәр айны торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен сез банк бүлекчәләрендә озын чиратларда торасыз, анда кадерле вакытыгыз гына югалмый, ә хәйран гына комиссия акчалары да калдырырга туры килә. Ә бит бүген моның вакытны һәм акчаларны экономияләргә мөмкинлек бирә торган башка юлы да бар.
Сүз торак-коммуналь хезмәтләргә Интернет аша түләү мөмкинлеге турында бара, ул бик мавыктыргыч, вакыт һәм акча кадерен белгән кешеләр өчен аеруча. Әлегә коммуналь хезмәтләрне бирүчеләр белән кулланучылар арасындагы мондый мөнәсәбәт кереп кенә килә, шуңа күрә аңа шикләнеп караучылар да булуы гаҗәп түгел.
Безнең Арча шәһәрендә бу хезмәттән компьютеры булган һәм Интернетка тоташкан һәркем файдалана ала. Моны теләсә кайсы компьютердан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдә, эштә, хәтта чит илдә ялда вакытта да башкарып була.
Бүген, өйдән чыкмыйча гына, Интернет аша торак-коммуналь хуҗалыгы хез-мәтләренә түләүләр турындагы мәгълүматларны тикшерергә, шәхси исәбең белән идарә итәргә, ягъни исәп-фактурага үзгәрешләр кертергә, түләүләр суммасын үзгәртергә һәм шулай ук барлык мәгълүматны электрон хәлдә сакларга була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре түләүләрен шәхси кабинетыңны теркәмичә дә башкарып була. Бары тик түләү квитанциясендә күрсәтелгән шәхси исәп номерын һәм түләү суммасын гына компьютерга кертергә кирәк. Банк бүлекчәләрендә инфомат аша торак-коммуналь хезмәтләренә түләгәндә комиссия 2 процент тәшкил итә, дәүләт хезмәтләре порталы аша — 1 процент. Күргәнегезчә, Интернет аша эшләү акчаны да, вакытны да экономияли. Электрон түләүләрдән кулда документ калмый дип, курыкмаска кирәк. Әгәр дә акчалар ниндидер сәбәпләр аркасында адресатына барып җитми, яисә “югала” икән, чыннан да, проблемалар туарга мөмкин. Акча күчерү фактын һәрвакытта да тикшереп була, чөнки түләүләрдән соң чек бастырып алу мөмкинлеге бар. Үз түләүләреңнең тарихына һәрвакытта да мөрәҗәгать итеп була, чөнки шәхси кабинетыңда түләү турындагы мәгълүматлар һәрвакытта да саклана.
Торак-коммуналь хезмәтләргә даими рәвештә түләү мөмкинлегеннән тыш, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта торак-коммуналь хуҗалыгы хез-мәтләре өчен түләү, бурычларыңны белү, бердәм түләү һәм торак исәбе өчен документлар алырга мөмкин.
Порталда теркәлү узу тәртибе бик җайлы, моны ничек эшләргә кирәклеген программа үзе әйтә. Югарыда әйтелгән порталда теркәлүче түләүләрне генә башкарып калмыйча, теләсә кайсы вакытта үзенең түләү тарихын карый ала.
Шуны әйтәсем килә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләү берникадәр дәрәҗәдә өстенлекле. Өстәвенә, статистика мәгълүматларына килгәндә, “челтәр” буенча түләүчеләр 10 процент тәшкил итә. Бу очракта шуны да исәпкә алу кирәк, Интернет ярдәмендә үзара финанс бәйләнеше булдыру да тиз генә кереп китмәде —товар алу, билетка заказ бирү һәм башка төрле замана кешесе ияләнгән әйберләр ун еллар элек кенә күп кулланучылар өчен кирәксез иде.
Әлбәттә, безнең җирлектә дә элеккечә, Интернет кулланмыйча түләп яшәүчеләр күп әле. Ә сәбәпләре төрле: кайберәүләр электрон түләү системалары барлыгын белмәсә, икенчеләр Интернет булмаганга яисә менталитетка бәйле рәвештә башкара алмаска мөмкин. Электрон рәвештә түләүләрне башкара алучыларга әлеге уңай түләү формасыннан файдаланырга киңәш итәм.
Линар ӘХМӘДИЕВ,
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз