21 НОЯБРЬДӘ САЛЫМ ОРГАННАРЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ.

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
21 НОЯБРЬДӘ САЛЫМ ОРГАННАРЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ. Шул уңайдан Россия Федерациясе салым хезмәте идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин эшләнгәннәргә нәтиҗә ясап, журналистлар белән брифинг үткәрде. Ул барлык салым хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, башкарган хезмәтләрен уңай бәяләде.
— Барлык салым төрләрен җыю буенча да үсеш бар, — диде ул. — Узган 10 айда 278 млрд. сум акча җыелды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18,8 процентка артык. Республика һәм җирле бюджетка салым керү буенча да үсеш шул ук темпларда бара. Россиядә безнең республика саллы урын алып тора.
Салым хезмәте идарәсе җитәкчесе салымнарны вакытында түләргә кирәклеген тагын бер кат азсызыклап үтте. Срогында исәп-хисапны өзмәсәң, пеня салыначагын искәртте. Әгәр дә инде салым түләү квитанциясе килмәсә, кичекмәстән салым хезмәте органнарына мөрәҗәгать итәргә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International