Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дөрес итеп ашатсаң гына
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Дөрес итеп ашатсаң гына
Быел терлек азыгын мул әзерләдек, кышлату чорында проблемалар булмас, дип тынычланып йөрмәскә киңәш итә белгечләр. “Әлегә малларның тән торышы нормаль, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — Әмма алынган анализ нәтиҗәләре хәзердән үк конкрет чаралар күрергә кирәклеген искәртә”.
Кышлатуның беренче яртысында сыер организмында норма буенча каротин 0–46–1,08 мг булырга тиеш. Соңгы биологик тикшерү нәтиҗәләренә күз салыйк. “Акчишмә”дә — 0,55, “Ак Барс-агро”да — 0,41, “Вамин-Мәрҗани”дә — 0,37, “Ватан”да — 0,56, “Татарстан”да — 0,43, “Северный”да — 0,46, “Күлтәс”тә — 0,54 мг.
Гомумиләштереп әйткәндә, кан составында каротин кимү ягында. Әле бит чын-чынлап кышлату башланмаган да.
— Кичекмәстән һәр хуҗалыкта терлекләргә ылыс бирә башларга кирәк, — дип киңәш итә Р.Йосыпов. — Моның өчен зур чыгымнар да тотылмый.
Кальций 10–12,5 мг булырга тиеш. “Вамин-Арча” ширкәтенең Югары Бирәзә фермасында алынган 10 пробаның 9ында — каротин, 7сендә кальций җитмәве ачыкланган.
Кальций җитмәү башка хуҗалыкларда да күзәтелә. Кичекмәстән акбур бирә башларга кирәк. Кальций сөяк системасын ныгыта, ул җитмәгәндә туачак бозаулар да зәгыйфь булачак.
Акбур әле ул сенаждагы май кислотасын бетерү өчен дә кирәк. Дөрес салынган сенажда мондый кислота бөтенләй булырга тиеш түгел. “Ак Барс-агро” ширкәте сенажын тикшереп караганнар — кислотаның әсәре дә юк! Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәләрдә дә бу хуҗалыкта сенаж салу тәҗрибәсен үрнәк итеп куя. Бөтен көчне туплап тәүлек буе эшлиләр, өч-дүрт көндә чокыр тула.
Сенажны кайда ничек салуларын тикшерү нәтиҗәләре ачык күрсәтә. Күбесендә май кислотасы 1,6 проценттан алып 19 процентка кадәр. 19 процент — “Вамин-Мәрҗани” ширкәтендә. Аны юк итү өчен шактый тырышырга туры киләчәк.
Быел фураж мәсьәләсе кыен тора. “Вамин” хуҗалыкларында аны көнгә бер терлеккә 1 килограммнан артык бирә алмыйлар. Димәк, рационны баланслап, бирелеп җитмәгән фуражны тулыландыру буенча эш алып барырга кирәк. Мәсәлән, рапс түбендә аксым, май күп. Барда кайтарырга. Сыйфатлы сенаж, силос, печән ашатырга. Ташлатылган сыерларга көнгә 8–9 килограмм азык берәмлеге җитә. Ә менә сөт бирә торганнарына күбрәк кирәк. Сөт бик җиңел генә ясалмый. 1 литр сөт барлыкка килү өчен җилем аркылы 500–600 литр кан үтә. 1 литр сөт ясалуга 1,2–1,3 азык берәм-леге, 100 грамм аксым, 100 грамм шикәр, 8 грамм кальций, 6 грамм фосфор, 45 мгр каротин тотыла.
— Аксымны тулыландыру өчен рапс түбе биреп була, — ди Рәкыйп Йосыпов. — Көнгә савым сыерга 0,8–1 килограмм бирү рационда аксымны — 180–200, майны 100–120 граммга арттыра. Шуның нәтиҗәсендә көнлек уртача савым — 1,5 килограммга, майлылык 0,1–0,15 процентка арта.
Яңа бозаулаган сыер күп энергия сарыф итә. Әгәр рационның туклыклылыгы сыерның энергиягә булган чыгымнарын канәгатьләндермәсә, терлек организм-да булган запас матдәләрне куллана башлый. Ә бу аның ябыгуына китерә, продукция бирү кими. Шуңа күрә азыкларның туклыклылыгын тикшертеп дөрес рацион төзү кирәк. Терлекнең тоткан энергиясен рацион каплап барамы, юкмы?
— Азыкларны тикшертүгә акча кызганмагыз, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалык җитәкчеләренә соңгы семинарда. — Сыйфатны белми ничек эшләргә кирәк?
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз