27нче гыйнвар көнне Арча районы мәктәпләре Ленинград блокадасын өзүгә багышланган Бөтенроссия акцияләренә кушылдылар. Мәктәп укучылары өчен «Ленинградны саклаучылар батырлыгы " дигән темага тарихи квестлар, батырлык дәресләре үткәрелде, документаль фильмнар күрсәтелде. Яшь-усмер кыз Таня Савичеванын сугыш вакытында язылган фаҗигале язмышы хатирәләре белән таныштылар. «Бөек батырлар эзләре буйлап» дигән китап күргәзмәләре, «Безгә бу көннәрне онытырга ярамый» дигән мәгълүмат блоклары оештырылды. Бу көнне укучылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм аның территориясен кардан чистарттылар. Мәктәп укучылары «Блокадалы икмәк» акциясе кысаларында Ленинград блокададасы чорларын искә төшереп, халыкны икмәк белән сыйладылар.