2007 елның 8 ноябрендәге “Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”гы 257 номерлы Федераль закон нигезендә, автомобиль юлларын карауга аны тиешле техник хәлдә тоту, техник торышын бәяләү, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын оештыру һәм тәэмин итү керә.
Әлеге законның 15нче маддәсе нигезендә, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларындагы эшчәнлек вәкаләтле җирле үзидарә органнары тарафыннан тәэмин ителә. Әлеге таләпләр “Авыл һәм шәһәр җирлекләрен төзекләндерү” кагыйдәләрендә дә күрсәтелгән.
Җирле әһәмияттәге урамнар һәм юллар (парклардагыдан тыш), төп урамнар һәм кеше яшәгән йортлар булган урамнар 6 сәгать эчендә кардан чистартылырга тиеш.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.34нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, автомобиль юлларын тиешенчә тотуны оештырмаган өчен дәүләт эшендәге кешеләргә 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Динар Низамов,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе,
1 класслы юрист