Быелның 1 гыйнварыннан республикада электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә керде. Аңа күчү декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турында матбугат чараларында һәм интернет челтәрдә сүз алып барылса да, халык өчен бу әле яңалык. Кемдер тулаем электрон кенәгәне генә калдырам дип гариза язса, кайбер оешма эшчеләре электронга ышанып бетми, кәгазь вариантын да калдыру яклы. Яңалык шулай бит, кергән чакта гел шикләндерә.

Ә моның уңай яклары күп дип ышандыра ил җитәкчелеге. Аеруча лаеклы ялга чыкканда. Чөнки Пенсия фонды лаеклы ялга чыгучының хезмәт стажы буенча оешмалардан кирәкле мәгълүматны да ала алмаска мөмкин. Оешмалар  арасында документларын дәүләт архивына тапшырмаучылары да шактый икән. Шулай итеп күпләрнең стажы югала.

Арча сәнгать мәктәбе базасында узган семинар-киңәшмәдә дә сүз, нигездә, шул хакта булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев алып барган, гражданнарның хезмәт хокукларына бәйле сорауларны үз эченә алган районара семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, республиканың архив эшләре рәисе Гөлнара Габдрахманова, дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов та катнашты. Чыгышлар хезмәт килешүендә быел кергән үзгәрешләр,  эш бирүче белергә тиешле законнар, хезмәт куркынычсызлыгын саклауга бәйле сораулар, диспансеризация узуның мөһимлеге  турында барды. Законнарны уйлап эш итмәүчеләр административ җавапка тартыла һәм әлбәттә, штраф суммасы кечкенә түгел.

Кешенең яшәеше законга бәйле, ә законнар гел үзгәреп тора. Тормыш һәр яңалыктан хәбәрдар булуны сорый. Яңадан архив хезмәтенә әйләнеп кайтсак, районда 50дән артык оешма хезмәтләрен архивка тапшырмаган. Бу җитәкчелек тарафыннан халык язмышына битарафлыкны дәлилли. “Кеше лаеклы ялга чыкканда архив документлары белән аңлашылмаучылыклар туган очраклар аз булмый. Без район архив бүлеге белән тыгыз элемтәдә. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт. Февраль аеннан оешмалар Пенсия фонды идарәсенә эшчеләре турында (эшлиме, киттеме) хисап тота башлаячак”, — ди Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

Бер елны “Мәрҗани” хуҗалыгында янгын чыгып, идарәдәге документлар янып беткән, халыкның эшләгәнен саклаган әллә ничә еллык томнар янып көлгә әйләнгән. Шундый кыен хәлдә калмас өчен документларны вакытында эшләп, тапшырып барырга кирәк шул. “Архивка документларны барлау елга бер тапкыр берничә  сәгатьне ала торган эш югыйсә”, — ди  Гөлнара Габдрахманова. Кул астындагы хезмәткәрләрнең язмышы белән шаярырга ярамый.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International