Хөрмәтле “Арча шәһәре” муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр! Сезне гражданнар җыелышына чакырабыз.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Сезне 1 февральдә 12 сәгатьтә Айван авылы, Яшьләр урамы, 1б йорт адресы буенча урнашкан Арчаның 7нче урта мәктәбе бинасында, 6 февральдә  17 сәгатьтә Арча станциясендә Һ.Такташ урамы, 58 йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә үтәчәк гражданнар җыелышына чакырабыз.

Җыелышларда Арча шәһәре башкарма комитетының 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап ясалачак, 2020 елга планнар ачыкланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International