Польшаның совет солдатлары ярдәмендә Варшава шәһәрен фашистлардан азат итүгә 75 ел булды.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Шул уңайдан Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп һәм Арчаның 3нче мәктәбе укучылары катнашында Арчаның Җиңү паркында совет солдатлары мемориалына чәчәкләр салдылар. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов һәм Арча хәрби комиссариатыннан өлкән лейтенант Фәнил Сафиуллин катнашты.

Польшаның сугыш чорындагы концлагерьларын күреп тетрәнәсең. Без моны телевизорлардан күреп беләбез. Тарихка музейлар булып кереп калган ул концлагерьларны барып күрсәң иде дигән теләк тә туа хәтта. Күпме кеше газап чиккән, крематорий мичләрендә яндырылган. Бу газаплардан коткарган совет солдатларына Польша кешеләре рәхмәт укый...

– Варшаваны фашистлардан азат итүдә совет солдатларының көче, батырлыгы зур, – дип сөйләде өлкән лейтенант Фәнил Сафиуллин. – Без аларны онытырга тиеш түгел. Совет солдатлары алдында баш иябез...

 

Румия Гарифҗанова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International