1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан тулысынча азат итәләр.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Вакыт аяусыз, сугыш ветераннары сафы сирәгәя бара. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 18е генә исән. Ә Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат итүдә катнашучы якташларыбызның берсе генә исән-сау. Район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Исхак ага Хәбибуллинны шушы истәлекле вакыйга белән котлады, күчтәнәч тапшырды.

Ветеранга быел гыйнвар аенда 96 яшь тулды.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International