28 гыйнварда Арча Укучылар Сараенда «Массакүләм мәгълүмат чаралары аша өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучыларның төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыру һәм мәгълүмати компетентлыгын формалаштыру»дигән темага республика семинары булып узды. Республиканың медиа белем бирү белән шөгыльләнүче өстәмә белем бирү белгечләре өчен Укучылар Сараеның инфокоммуникацион бүлеге педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре мастер-класслар үткәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар "Журналистларны матбугат конференциясенә әзерләү", Телестудиянең инклюзив төркеме белән "Әдәби тәнәфес " программасын булдыру"," Радиожурналистикада интерью жанры", "Оператор осталыгы нигезләре"," Телевизион журналистикада жанрлар. Яшьләр өчен яңалыклар программасы төзүнең үзенчәлекләре” дигән мастер-классларда катнаштылар.