Гаилә учагын сүндермәгән

2012 елның 23 ноябре, җомга
Гаилә учагын сүндермәгән
Әти-әнине югалтуның нинди авыр хәсрәт икәнен моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала. Өстәвенә әле бер көтү ятим бала синең кулыңа калса. Лесхоз бистәсендә яшәүче Фәридә Габдрахманованың ул чактагы хәлен күз алдына китерүе авыр түгел.
Әтисе Мөҗип ага белән әнисе Тәнзилә апаның 12 балалары була. “Бик тырыш кешеләр иде. Күп бала дип авырсынмадылар, какмадылар, сукмадылар, әмма сөеп-назлап кына да тормадылар, кечкенәдән эшкә өйрәттеләр, кирәк икән, кырыс та була белделәр. Аларның тәрбияләренең ничек кирәк булуын мөстәкыйль тормышка аяк баскач, күпме булуына карамастан, ананың һәр бала өчен җан атып торуын үзем ана булгач кына аңладым”, — ди Фәридә.
Илшат Габдрахманов белән тормыш корып, ике бала таба ул. Икесен дә ярып алалар. Үзенә авыр эш башкарырга кушмыйлар. Ярый әле ире әйбәт кеше булып чыга. Өйдә дә булыша, Фәния белән Чулпанны карарга да ярдәм итә. “12 бала тудырган бит! Ничек түзгән”, — дип әнисенең кичергәннәрен башына сыйдыра алмый интегә.
— Әти вафат булгач, гаилә күген кара болыт каплагандай булды. 51 яшендә генә иде бит әле. Әмма әни дә озын гомерле булып тумаган икән. 48 яшендә әнине дә явыз үлем арабыздан алып киткәч, дөньяда яшисе килми башлады. Балаларның миңа төбәлгән ачы хәсрәт тулы күзләре әле дә исемдә, — ди Ф.Габдрахманова.
Уйлап торырга вакыт булмый яшь анага. Әнисен югалту кайгысыннан тәмам күзләре томаланса да, балавыз сыгып, кайгыга бирелеп утырырга ярамый иде аңа. “Моның кадәр зур гаилә белән нишләргә инде?” — дип торганда, рәхмәт, ире Илшат ярдәмгә килә. “Балаларны үзебезгә тәрбиягә алыйк. Ике бала янына тагын алтау (12 баланың 6сы ул чакта үз тормышларын корган була инде) гына сыяр. Бар булганына риза булып яшәрбез”, — ди.
Өстеннән тау төшкәндәй була Фәридәнең. Шул ук вакытта шүрләп тә кала. Балаларны аякка бастыра, әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәслек итеп тәрбияли алырмы?
— Яныңда ышанычлы, ныклы терәгең — ирең булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел икән, — ди Фәридә. — Аннан Аллаһы Тәгалә дә ярдәменнән ташламады. Үзем дә тырыштым, ятимлекне сизмәсеннәр, дип бөтен көчемне куйдым, хезмәткә өйрәттем. Кыскасы, әти дә, әни дә булдым. Үз гаиләләре белән яшәүче бертуганнарым да булыштылар. Юк, ниндидер тәрбия чаралары кулланмадым. Бары тик хезмәт сөяргә өйрәттем, нинди генә очракта да кеше булып калырга кирәклеген аңлаттым. Яшермим, нигә миңа мондый язмыш насыйп иттең икән, дип елаган чакларым булды. Ләкин хәзер бар да артта калды.
Әйе, еллар үтә. Тормыш акрынлап бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән алга бара. Балалар да үсеп буйга җиткән, күбесенең үз тормышы, үз гаиләсе. Оныклары да бар инде Фәридәнең.
Менә шундый олы йөрәкле ханым ул. Кечерәк кенә буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле, ягымлы бу ханымның эчке дөньясы, күңеле матур. Аның өчен бәхет — гаилә, балалар, ә иң ышанычлы кешесе, ныклы терәге — ире Илшат. Үзенә авыр булса да, бертуганнарын тормыш упкынына ташламаган, аларга ятимлек ачысын татытмаган, гаилә учагын сүндермәгән Фәридә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International