Куй самавыр, чәй эчәрбез...

2012 елның 23 ноябре, җомга
Куй самавыр, чәй эчәрбез...
Ап-ак кар явып үткән. Урамнарны кардан чистартучы тракторлар гөрелтесе, иртәнге поездга төшүчеләр генә Арчаның яңа уянып килүен искәртә. Хәрби комиссариат ягыннан гармун тавышы агыла.
Якынлаша барган саен җырның сүзләре аермачык булып ишетелә:
Чәчәк идек илләрдә дә,
Чәчелдек чит җирләргә.
Тагы да чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә.
Армиягә китә егетләр. Нәкъ элеккечә, гармун, җыр белән. Бераздан җыр тына төште. Булачак солдатлар һәм әти-әниләр хәрби комиссариат эченә үттеләр. Анда аларны Та-тарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов белән Арча мәчете имамы Рәмис хәзрәт каршы алды. Булачак солдатлар белән танышыйк: Иске Масрадан Дамир Вәлиев, Штерәдән Рәмис Шакиров, Яңа Кенәрдән Ленар Гатауллин, Айнур Әхмәт-җанов, Түбән Атыдан Азат Йосыпов, Арча станциясеннән Руслан Сөнгатуллин. Егетләр- нең күбесе югары белемле. Арада быел мәктәпне тәмамлаганы да бар. Алмаз Әгъзәмович егетләргә, Арча җиреннән чыгып киткәч, үз-үзеңне ничек тотарга, кыенлыкларга бирешмичә, ничек солдат хезмәтен үтәргә — әнә шул турыда сөйләде.
— Иң кыены — башта бер-ике ай өй ризыгын сагынырсыз. Бер кесәгездә шикәр, икенчесендә ипи булыр, шуннан да тәмле ризык булмас, — диде хәрби комиссар.
Боерса, егетләр мондый гына кыенлыкка бирешмәс, солдат шулпасына тиз ияләнерләр. Ир башыннан үткән язмышлар болар. Күп сөйләшмәскә һәм кеше әйберенә тимәскә — солдат өчен мөһим сыйфатлар. Бу турыда хәрби комиссар басым ясап әйтте.
Чыннан да, армиядә башкалардан кыерсыттырмас өчен үзеңне ничек тотарга? Бер танышымның сөйләгәне хәтердә. Шулай бервакыт хезмәттәше моннан бит-кул юарга үзен аркасына асып баруын сорый. Тәмам ялына, үтенә икән бу. Танышым, хезмәттәшенең “үтенечен” тыңламаган, кирәк икән үзең бар, дигән. Ә икенче бер солдат мондый “сорау-үтенечкә” түзмәгән, тегене аркасына асып, юынгычка алып барган. Менә шул көннән соң тәмам интектерделәр егетне үзләрен аркага астырып йөртеп, ди танышым. Егетләргә тапкыр да, уяу да булырга кирәк шул.
Районда армия хезмәтен уңышлы үткән яшьләребез күп. Ерак барасы юк, Арчада безнең күршедә Гришколарның ике егете дә мәктәпне тәмамлауга хәрби хезмәт үтеп кайттылар.
— Арагызда өйләнгәннәр бармы? — дип сорады хәрби комиссар.
— Бар, — дип дәште арадан берәү.
— Балагыз бармы?
— Әйе, 9 айлык.
— Бала өчен ай саен 7 мең сум пособие ала торган буласыз, — дип аңлатты Алмаз Әгъзәмович.
Дәүләтнең солдат гаиләләрен мондый кайгыртуы да бик ярап тора.
Рәмис хәзрәткә сүз бирелде. Ул егетләрнең хәрби хезмәтне әйбәт кенә үтеп, уңышларга ирешеп, исән-сау өйләренә кайтуларын теләп, дога укыды.
Сүз озакка бармады, нәкъ егетләрчә, булачак солдатлар бер кат хәер-фатиха алгач, хәрби комиссариаттан чыктылар да, автобусларга төялешеп, юлга кузгалдылар. Бернишләр хәлең юк, ир-атның хәрби бурычы бу. Баланы кызгансаң, елый дип, балалар бакчасына да бирә, хәтта мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыен булыр дип, Казанга укырга да чыгарып җибәрә алмыйсың, өйдә үз яныңда гына тотасың. Солдат хезмәте белән дә шулай. Ә бит баланың үзе өчен болар бар да бик әһәмиятле. Иң мөһиме—балаңның сәламәт булуы. Шуңа куанырга кирәк. Ә бүген егетләребезнең армия хезмәтеннән сөенеп, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телик.
...Автобус күздән югалгач та, гармун тавышы тиз генә тынмады әле.
Куй самавыр, чәй эчәрбез,
Җәлләмичә күмерне.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Үткәрик лә гомерне.
Язманы әнә шундый күтәренке рухта тәмамлыйм. Егетләргә армиядән гаиләләренә кайткач, самавыр янында әнә шулай җырлап-биеп күңел ачарга язсын.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International