Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәр анага — хатын-кыз бәхете
2012 елның 23 ноябре, җомга
Һәр анага — хатын-кыз бәхете
Әңгәмәдәшебез — район хатын-кызлар советы рәисе Фрадия Шәймуллина.
— Фрадия Сәмиулловна, Әниләр көне уңаеннан хатын-кызлар турында сөйләшеп алсак иде.
— Бик рәхәтләнеп. Районда барысы 27 мең 300 хатын-кыз бар. Бу барлык халык санының 54 проценты дигән сүз. 16 меңләп пенсионер булса, шуның 62 проценты апа-әбиләр. Мин бу җәмәгать эшенә 2006 елда алындым. Хәтерлисездер, башта Әминә ханым Әхмәдиева, аннан Розалия Шәяхмәтова җитәкләде.
— Әлеге оешманы хатын-кызлар тормышын, аның бөтен нечкәлекләрен тирәнтен аңлаган, һәр сорау, мәсьәләне йөрәгенә якын алып, ахыргача өйрәнеп, уңай хәл иткән затлы хатын-кыз лидерлар җитәкләде һәм җитәкли.
— Авылларыбызда башлангыч оешмаларның рәисләре турында да җылы сүз әйтәсе килә. Казанбаштан Мәдхия Зарипова, Кушлавычтан Фәния Хәнәфиева, Курса-Почмактан Лимара Мөхәммәдиева, Утар Атыдан Фәрдия Миңнуллина һ.б. озак еллар авырыксынмыйча, вакытлары белән исәпләшмичә үз эшләрен яратып башкаралар.
— Ә бит бу четерекле хезмәт түләүсез, төп һөнәреңнән тыш башкарыла торган җәмәгать эше.
— Әйе. Безнең оешма хөкүмәт тарафыннан финансланса һәм бу хезмәт белән төп эшеннән азат кешеләр шөгыльләнсә, нәтиҗә бөтенләй башка булыр иде.
— Әниләр...Тормыштагы һәрнәрсә аларга барып тоташа. Канатлы сүзләр белән әйтсәк, балалар илнең нигезе, киләчәге. Борчыган проблемалар турында сүзне дәвам итик.
— Ил, җәмгыять матур гаи-ләләр белән нык. Безнең төп максатыбыз — гаиләләрне саклап калу, таркатмау. Быелның 10 аенда 318 пар язылышса, 102 гаилә таркалган. Ай саен 10 гаилә таркалган, дигән сүз бу. Авылларда өйләнмичә картайган егетләр күплеге дә проблема булып тора. Баласыз гаиләләр шулай ук аерым сөйләшә торган тема.
— Эшсезлек турында да без бүген дәшми кала алмыйбыз.
— Моннан берничә ел элек эшсезлек хатын-кызлар арасында киң таралса, бүген ирләр арасында. Барлык эшсезләрнең 65 проценты ирләргә туры килә. Авыр, катлаулы хезмәтне хатын-кыз башкара. Эш сәгате белән исәпләшмичә аналар тырыша-тырмаша. Иң кыен өлкә — эшмәкәрлектә дә алар.
— Иртәнге 8дән кичке 6га кадәр эшләп, атнага бер генә көн ял иткән (районда мондый шәхси оешмалар бар) аналарга баласы белән шөгыль-ләнергә дә вакыт калмый.
— Шәһәр җирендә Хезмәт законы буенча атнага 42 сәгать эшләү каралган. Законны бозарга берәүнең дә хакы юк. Моңа Казандагы дәүләт хезмәт инспекциясе контрольлек итә. Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә теләгән кешеләр әлеге оешмага мөрәҗәгать итә ала. Яшьтән пенсияң турында кайгырту да аналарның киләчәге, картлык көннәре өчен бик тә әһәмиятле. Моның мөһимлеген аңлап бетермиләр әле. Рәсми рәвештә хезмәт килешүләрсез эшкә урнашулар киң таралган. Пенсия фондына взносларың күчерелмәсә, пенсияң дә булмый дигән сүз бит инде бу. Ә вакыт бик тиз уза.
— Аналарга кагылган мәсьәләләр турында бик озак сөйләшеп булыр иде. Сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Төрле мәсьәләләр белән киләләр. Булачак солдат, хәрби хезмәт үтүчеләрнең әниләре дә, баласы авырткан аналар да, какшый башлаган гаилә башлыклары да — алар байтак. Һәркемгә булышырга тырышабыз. Безнең телефон: 3–28–80. Адрес: Банк урамы, 2а йорт.
— Әниләр көне уңаеннан теләкләрегез.
— Иң мөһиме — сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәр анага хатын-кыз бәхете татырга язсын.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз