Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төп максат — кешеләр тормышын яхшырту
2012 елның 23 ноябре, җомга
Төп максат — кешеләр тормышын яхшырту
21 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XX хисап-сайлау конференциясе булды.
Конференцияне партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Конференциянең беренче көн тәртибендәге “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чордагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән җирле бүлекчә секретаре Алмас Назиров чыгыш ясады. Ул хисап чорының төрле вакыйгаларга бай һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.
Төрле дәрәҗәдәге сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе яуланган позицияләрен тагын да ныгыта төште. Сайлаучылар партиянең эшчәнлеген, барыннан да элек, районда, республикада үткәрелә торган социаль-икътисадый сәясәткә карап бәялиләр.
— Моны башлангыч бүлекчәләр секретарьларына, партия әгъзасы булган җитәкчеләргә һәрвакыт истә тотарга һәм үз эшләрендә исәпкә алырга кирәк! — диде докладчы.
Бүген партиянең җирле бүлекчәсендә 42 башлангыч бүлекчә бар. Яңа Кенәр, Шушмабаш, Апаз бүлекчәләре иң эреләрдән исәпләнә. Партия әгъзаларының саны арту белән бергә, сыйфат күрсәткечләре дә яхшыра. Хәзерге вакытта районда 5122 әгъза исәптә тора.
Партия әгъзалары районның төрле тармакларында намус белән хезмәт итәләр. Хисап чорында 100ләп партия әгъзасы сәяси советның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләренә лаек булды. Алар арасында комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар, укытучылар, медицина, мәдәният, көнкүреш өлкәсе хезмәткәрләре, спортчылар бар.
Булган кыенлыкларга карамастан, район икътисадында тотрыклы үсеш күзәтелә. Игенчеләр 133,5 мең тонна ашлык җыйнап алды, терлекләрнең баш саны арта, ит, сөт җитештерүдә уңай үзгәрешләр бар.
Терлек торакларын ныклап төзекләндерү, механикалаштыру буенча күп эш башкарылды, машина-трактор паркы шактый яңарды. Шәхси хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Авыл кешеләренең эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләсе партиянең игътибар үзәгендә. Ул авыллардагы башлангыч бүлекчәләр эшчәнлегенә бәя биргәндә дә исәпкә алына.
Районда торак төзелеше, лизинг, грант ярдәме, үз эшеңне булдыру һ.б. федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Һәр елны 27 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. 684 ветеран бөтен уңайлыклары булган фатирлар алды. Ел ахырына кадәр тагын 12, яңа елдан соң 7 ветеран фатир алачак.
Соңгы 2 елда социаль ипотека буенча 191 фатир төзелде, авылда эшләүче 23 яшь белгечкә субсидия бирелде, 51 яшь гаилә торак белән тәэмин ителде. Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү, тузган торактан күчерү буенча зур эш башкарылды.
Республика җитәкчелегенең булышлыгы белән башка өлкәләрдә дә уңай якка үзгәрешләр күп. Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләренә игътибар арта. Район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән гаять зур күләмдә эш алып барыла.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы партия активы алдына эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча бурычлар куйды. Алар: башлангыч бүлекчәләр статусын күтәрү, яшьләр белән эшләүне яхшырту, фракцияләрнең активлыгын арттыру, төрле дәрәҗәдәге депутатлар арасында элемтәне ныгыту, партия проектларын тормышка ашыруга игътибарны көчәйтү. Район, шәһәр, авыл кешеләренең проблемаларын яхшы белү, аларны тизрәк хәл итү мөмкинлекләрен эзләү.
— “Бердәм Россия” партиясе — илнең әйдәп баручы сәяси көче, идарә итүче партия. Шуңа күрә җаваплылык та гаять зур. Төп максат — кешеләр тормышын яхшырту, — диде Алмас Назиров чыгышын тәмамлаганда.
Партиянең җирле бүлекчәсенең контроль–ревизия комиссиясенең 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорга хисабын аның рәисе Рамил Гыйматов ясады.
Докладлар буенча фикер алышуларда Арча шәһәренең 7нче номерлы микрорайоны бүлекчәсеннән делегат Лилия Әхмәтова, Сеҗе башлангыч бүлекчәсеннән делегат Гөлфия Гыйбадуллина катнашты.
Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән альтернатив нигездә партиянең Арча җирле бүлекчәсенең секретарен сайладылар. Күпчелек тавыш белән бүлекчә секретаре итеп Назиров Алмас Әмин улы сайланды.
Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары итеп Мифтахетдинова Надия Равил кызы сайланды.
Конференция делегатлары шулай ук җирле бүлекчәсенең сәяси советын, контроль–ревизия комиссиясен, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсенең XX конференциясенә делегатлар сайладылар. Җирле контроль–ревизия комиссиясе рәисе итеп Шәрәфетдинов Зөлфәт Зөфәр улы сайланды.
Алмас Назиров партия абруен күтәрүгә лаеклы өлеш керткән һәм район эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә Мактау грамоталары, яңа әгъзаларга билетлар тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз