27 гыйнвардан 31енә кадәр Казанда “Безнең ишегалды” гомумроссия программасы кысаларында “Ишегалды территорияләрен уңайлы итү” дигән воркшоп (семинар уку) уза.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Воркшопның эшче төркеме Арчада булып, шәһәрнең Зәйнуллин, Борһанов, Жуков урамнары кергән тирәлектә халык өчен уңайлы булган ишегалды комплексы тудыру турында киңәште, урынга барып мөмкинлекләрне карады, биредә яшәүче халыкның фикерләрен тыңлады.  Төркемне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

– Без бирегә, проект эшләргә дип команда белән килдек. Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Арчада нык тырышырга, методик күрсәтмәләргә таянырга кирәк булачак, әлбәттә. Программа “Безнең ишег-

алды” дип атала, ләкин без бер ишегалдында гына түгел, берничә ишегалдын берләштергән гомуми кварталда эш алып барачакбыз. Архитекторларга яктырту, куркынычсызлык, төзелешләрне планлаштыру кыен түгелдер, мөгаен, иң кыены — урыннарда проектны тормышка ашыру. Бүген без урыннарны карап йөрибез, аннан бергәләп, биредәге архитекторлар, ландшафт дизайнеры өлкәсе белгечләре белән киңәшләшеп уртак проект төзиячәкбез. Бу өлкә буенча минем Башкортстанда эшләгән тәҗрибәм бар, хәзер Татарстанда шуны дәвам итәм. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, ике республикада да омтылыш, кызыксыну күп. Проект-

лар да төзелә, акча да табыла. Татарстан буенча проектларны 31 гыйнварга эшләп бетерәчәкбез. Ләкин тиз эшләнгән эшнең нәтиҗәсе чамалы була, шунлыктан, проектны камилләштерергә кирәк булачак, — ди төркемнең җитәкчесе, Санкт-Петербург шәһәреннән килгән Надежда Артес.

Проект буенча, 2020 елдан башлап өч ел дәвамында Татарстан районнарында күп фатирлы йортлар ишегалларында уңайлы мохит тудырылачак. Программаны тормышка ашыру өчен республикага 50 млрд. сум акча бүленгән.

Арча шәһәре Яр Чаллы, Казан, Әлмәт кебек шәһәрләр белән беррәттән республика күләмендә сайлап алынган. 159 ишегалды булган шәһәр һәм 50 меңнән артык кешеле район өчен мондый проектны тормышка ашыру халык өчен мөһим, уңайлы булачак, әлбәттә. Ләкин территорияләрнең кечкенә булуы бераз комачаулык тудыра.

Арчаның Зәйнуллин урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче Илнур Сәлахетдинов биредә яшәүчеләрнең уртак фикерен җиткерде.

– Урамда балаларга йөрергә уңайлы булсын өчен коймалап алынган тротуар кирәк. Бигрәк тә көннең караңгы вакытында балалар мәктәптән, бакчадан кайта, кеше дә күп йөри, машиналар да. Урамга, кеше күп йөри торган урыннарга сыйфатлы яктырткычлар кирәк. Балалар мәйданчыклары бүген булган урыннарында калса яхшы. Чөнки өйдәге кеше баланың мәйданчыкта уйнавына тәрәзә аша да күз төшереп ала, күңеле тыныч кала. Мәйданчык-

ларны яңартырга гына кирәк. Урамыбызда машиналар хәрәкәте күп, балалар өчен шунысы куркыныч. Әгәр урамга күзәтү камералары куйсалар, машина йөртүчеләр әкрен тизлек белән сак йөрер иде. Йорт каршында машина куярга урыннар җитми.

Эшче төркем Арчада проект тормышка ашырылачак урыннарны барлады, халыкның да, җитәкчелекнең дә фикерләрен ишетте. Бүген алар әзер проектны Татарстан җитәкчелегенә һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәк.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International