Татарча көрәш буенча Арча район башлыгы призына узган бәйгедә “Игенче” ширкәте (Наласа) көрәшчеләре җиденче ел рәттән беренчелекне яулады.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Турнирда 14 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашты. Аларны бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде.

Районның көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев алышларның элеккеге саф милли көрәш кагыйдәләре буенча үткәреләчәгенә басым ясады.

Турнирда хөкемдарлык итәргә Казаннан абруйлы белгечләр, көрәш буенча халыкара категорияле судья Рифкать Җәләев  һәм “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гатиятов та килгән иде.

– Ярышларның үзебезчә традицион көрәш кагыйдәләренә нигезләнеп үткәрелүенең тагын бер уңай ягын әйтәсем килә. Ул көрәшчеләр, командалар арасында бәхәскә дә урын калдыр-

мый, травмалар, җәрәхәтләр дә сирәгрәк була, – диде Ринат Алеев. Бу фикерне Рифкать Җәләев та куәтләде.

– Соңгы вакытта тамашачылар, спортчылар арасында да җәнҗал чыгу сәбәбе шул яңа кагыйдәләр булгандыр, дип саныйм, җанатарлар да көрәштән бизә башлаган иде бит, – диде ул.

Бу турнирда җиңгән батырлар 13–15 февральдә Биектауда республиканың Муса Җәлил призына узачак бәйгедә районыбыз данын яклаячак.

Турнирда бик матур алымнар күрсәтеп көрәшүче өметле яшьләребез булу сөендерә, әлбәттә. Шулай да, тулы составта килүче командаларның азрак булуы, элекке елларда Наласа көрәшчеләренә чын көндәш булган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән команданың бөтенләй булмавы күңелне бераз төшерде үзе. Моны вакытлыча, очраклы хәлдер, дип юанырга кала. Заманында мәйдан тоткан атаклы көрәшче тренерлар Шәйдулла Сәлахов, Илһам Гатауллиннар җитәкче булып эшләгән якта көрәш дәрте әле сүнмәгән, дип ышанасы килә.

 

 

 

 

Җиңүчеләре һәм призчылары

60 килограмм авырлыкта:

беренче урында Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов,

икенче – педагогика көллиятеннән Булат Фәхриев,

өченче урында Югары Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов.

65 килограмм авырлыкта:

беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Рамил Хәкимҗанов,

икенче – “Арча” спорт мәктәбеннән Салават Әхмәтгалиев,

өченче урында  “Северный” ширкәтеннән Илназ Кәримов.

70 килограмм авырлыкта:

беренче урында Югары Мәтәскәдән Фәнгиз Мәннанов,

икенче – педагогика көллиятеннән Азат Хәмзин,

өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Илназ Гәрәев.

75 килограмм авырлыкта:

беренче урында Яңа Кенәрдән Илшат Фазылҗанов,

икенче –  “Северный” ширкәтеннән Муса Шакиров,

өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Азат Сираҗиев.

80 килограмм авырлыкта:

беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Дамир Әһлиуллин,

икенче – педагогика көллиятеннән Инсаф Мөбарәкшин,

өченче урында  “Игенче” ширкәтеннән Фәнил Мөхетдинов.

85 килограмм авырлыкта:

беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Фаяз Зарипов,

икенче – Арча агросәнәгать көллиятеннән Илназ Әскәров,

өченче урында “Северный” ширкәтеннән Ринат Николаев.

90 килограмм авырлыкта:

беренче урында “Ак барс” агрокомплексы”ннан Нәсим Габидуллин,

икенче – педагогика көллиятеннән Булат Кәримуллин,

өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Динар Гатауллин.

100 килограмм авырлыкта:  

беренче урында педагогика көллиятеннән Илшат Идиятов,

икенче – Өчиледән Әнис Гарипов,

өченче урында Арча агросәнәгать көллиятеннән Илүс Әскәров.

130 килограмм авырлыкта:

беренче урында Арчадан Илнур Зәйнуллин,

икенче – педагогика көллиятеннән Альмир Мифтахов,

өченче урында Арча агросәнәгать көллиятеннән Айдар Мөхәрләмов.

130 килограммнан югары авырлыкта:

беренче урында Арчадан Руслан Абдуллин,

икенче – Кишеттән Альберт Ситдыйков,

өченче урында “Северный” ширкәтеннән Рәдис Гәрәев.

Командалар арасында:

беренче урында “Игенче” (Наласа),

икенче – Арча педагогика көллияте,

өченче – “Северный” (Шушмабаш).

Исрафил Насыйбуллин 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International