Укытучының мөмкинлекләре чикләнгән балаларны өйгә барып укытуын беләбез. Ә менә гаилә мәгарифе, өйдә үзлегеңнән уку, онлайн-укулар – болар белем алуның заманча яңа төрләре. Без бу теманы өйрәнергә тырыштык.
– Районда гаиләдә белем алучы һәм үзлегеннән укучы 8 бала бар, – дип сөйләде безгә район мәгариф идарәсе методисты Ирина Глазкова. – Гаиләдә балаларны әти-әнисе укыта икән, мәктәп бары тик баланың белемен генә тикшерә ала. Белем тиешле стандартларга җавап бирергә тиеш.
Күптән түгел Арчаның 5нче гимназиясендә махсус комиссия, гаиләдә әти-әнисе укыткан балаларны җыеп, белемнәрен тикшерде. Комиссиядә эшләгән Арчаның 5нче гимназиясе директоры урынбасары Алсу Нигъмәтуллина: “Балаларның белемнәре уку программалары таләпләренә җавап бирде, – диде. – Комиссиядә психолог та эшләде”.
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең җаваплы секретаре Лилия Завяловадан: “Гаиләдә белем алучы балаларга сезнең яктан игътибар бармы? Сез ул гаиләләрдә буласызмы?” – дип кызыксындык. “Әгәр дә белем дәрәҗәсен тикшерүче комиссия ягыннан канәгатьсезлек була икән, без ул вакытта әлеге гаиләдәге бала язмышына битараф кала алмыйбыз. Районда мондый очракларның булганы юк”, – диде Лилия Николаевна.
Түбән Аты мәктәбендә укытучы булып эшләүче Алсу Дәүлиеваның оныгы Йосыф өйдән торып онлайн-мәктәптә укый. Бүген Йосыф әти-әнисе янында Төркиядә.
– Әнисе филолог, блогер, – дип сөйләде Алсу ханым. – Йосыф Казанның онлайн-мәктәбендә укый. 1нче сыйныфта. Бик ошата. Класста 15 бала. Нәкъ класста утырган, дәрестә укыган кебек. Иптәшләрен дә, укытучыны, классны да күрәсең. Улыбыз онлайн рәсем түгәрәгендә шөгыльләнә, каратэга йөри. Бала өй эчендә генә түгел, иптәшләре белән дә аралаша.
Сәфәргалиевларның өч баласы да гаиләдә белем алалар. “Бик акыллы, тырыш балалар”, – дип мактыйлар үзләрен. Әниләре Гөлназ ханым: “Без хәзер авылда яшибез. Балалар Арчаның 2нче мәктәбендә рус телендә укыдылар. Ә авылда татар мәктәбе. Шунлыктан әлегә өйдә укытабыз. Мин үзем югары белемле белгеч. Арчаның 2нче мәктәбе белән элемтәдә торабыз. Интернет челтәрендәге программаларны кулланабыз. Балалар 1, 3, 6нчы сыйныфларда укыйлар. Аларга ялгызлык, иптәшләре белән аралашу проблема түгел. Гаиләдә 7 бала. Урамга иптәшләре янына уйнарга чыгалар. Арчага төрле түгәрәкләргә йөриләр. Менә әле дә әтиләре белән Укучылар сараена түгәрәккә киттеләр”.
Гаилә мәгарифе турында без җәмәгатьчелек фикерен дә өйрәндек. Кайберәүләр бу турыда белми дә. Берәүләр хуплый, икенчеләр каршы чыга. “Өендә баласын үзләре укыткан ата-анага һәйкәл куярга кирәк!”, “Укытучылар исән-сау була гына күрсен!”, “Мәктәпне яратмаган балага бу бик кулай”, – дигән фикерләрне дә ишеттек. Тормышны мәктәптән башка күз алдына китерүе кыен. Белем алуның төрле ысуллары әкренләп кулланышка керә бара. Иң мөһиме – белемле, акыллы, тәртипле балалар үссен. Әти-әни шуны тели. Ә әти-әни баласын белемле итүнең төрле юлларын эзләячәк һәм куллана да инде.
Румия Надршина